Барлык яңалыклар
Медицина
23 март 2022, 14:35

Җылы сүзе белән дәвалый

Мулла авылында туып, Борайда үскән Гөлнара Гаделшина гомеренең 35 елын игелекле хезмәткә – Колай һәм Себергән авыллары халкының сәламәтлеген саклауга багышлый.Гөлнара Гаделшина төрле категориягә караган 240 пациент белән эшли. Авыл фельдшерына бигрәк тә пандемия чорында һәм ковидка каршы вакцинация ясату вакытында эшләве бик авыр була.

Җылы сүзе белән дәвалый
Җылы сүзе белән дәвалый

– 35 ел эш дәверемдә мондый авырлык күргәнем юк иде, – ди ул.
Борай икенче санлы мәктәбендә сигез класс белем алгач, Бөре медицина училищесына юл ала. Ул укыган чор совет заманына туры килеп, идеологиясе дә башка була. Авырулар белән уртак тел табу, аларның психологиясен аңлап, тәннәренә сихәт кенә бирмичә, җаннарына шифа да бирергә өйрәтәләр Гөлнара апаны. Шуңа да ул авыл табибы гына түгел, ә чын психолог та. Бүгенге көндә Колай фельдшеры дәваланырга килүчеләрне заманча ремонтланган, якты бүлмәдә кабул итә, процедуралар үткәрә. Өлкән буын кешеләре һәм нәниләр белән дә уртак телне бик тиз таба ул. Эшенә зур җаваплылык белән карый. Фельдшерга нинди генә сорау белән килеп чыкмыйлар. Авыл кешесе диабет белән авырса да, кан басымы күтәрелсә дә, бармагына шырпы керсә дә, дару кирәк булса да медпунктка йөгерә. Авыл фельдшеры хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен үзләре белән аралашкан кеше генә аңлый. Бер сәгать Колай фельдшеры янында утырган чагымда аңа ничәмә-ничә төрле сорау белән шалтыраттылар. Ә ул, үзенең һөнәренең этикасы кушканча, сабыр гына һәркайсын тыңлап, киңәшләрен бирде.
Мөгаен, әлеге күңел тынычлыгы гаилә тынычлыгы булганнандыр. Чөнки әлеге эштә күпчелек вакыт тормыш иптәшең дә ярдәмгә килә бит. Ул синең белән тиз генә авыру янына кузгала һәм районга илтеп куя, тыныч күңел белән йөреп кайт дип фатихасын бирә. Гөлнара апа Булат абыйдан бик уңган. Һәрчак бер-берсенә терәк-таяныч булып яши алар. Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик авылдашлары арасында абруй казаныр өчен белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, биредә ике авыл халкына да әнә шундый гүзәл зат хезмәт күрсәтә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: