Эшенең җитди, җаваплы булуы аны аз гына да куркытмый.
– Кешеләр белән эшләве аеруча күңелемә якын. Һәр табиб психолог та булырга тиеш. Тәҗрибәм бай, дип әйтә алмыйм, әмма шәһәр шифаханәсендә өйрәнгәннәрем ярдәм итә. Шулай ук белемне арттыруны туктатырга ярамый, – ди Светлана.
Район үзәк дәваханәсе коллективының аны беренче көннән үк җылы, дустанә каршы алуын да искә алды ул. Шәфкать туташлары белән дә уртак телне тиз тапканнар. Биредә эш урыны булуы хакында Светлана таныш-белешләре аша белгән. Чөнки Светлананың нәнәсе Флидә апа да биредә озак еллар намус белән эшләп, абруй казанган акушер.
–Миңа авылның тыныч, салмак яшәү рәвеше ошый. Табигатькә дә якынрак буласым килде. Табибларга дәүләт ярдәме дә каралуы булган шигемне таратты, – ди табибә.
Участок терапевты бүген баштанаяк эшкә чумган. Төнге кизү торуларга да тиз ияләнгән. Әлеге пандемия дә аны куркытмаган. Бар тырышлыгын салып ул бүгенге көндә 14 авыл халкы сәламәтлегендә кизү тора.