Беренчеләрдән булып аны «РостОК» гаилә тәрбиясенә булышлык итү үзәгенең ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балалар өчен учреждениесендә тәрбияләнүче 12 яшьтән өлкәнрәк балаларга эшләделәр.
Биредә вакциналау барышы турында район педиатры Зәйтүнә Муллаярова мәгълүмат бирде: – Районга 30 доза “Спутник М” вакцинасы кайтарылды. Башта коллектив иммунитет булсын өчен «РостОК» гаилә тәрбиясенә булышлык итү үзәгендәге 17 балага аның беренче компоненты ясалды. Икенче компонент 3 атнадан соң эшләнәчәк. Бу исә сәламәтлек торышлары яхшы булган үсмерләр. Инфекция билгеләре булган, хроник чирләре кискенләшкән балаларга прививка ясау кичектерелеп тора. Шунысын билгелисе килә: укучылар прививка ясатуга уңай караш күрсәтте, моның куркыныч инфекция йоктыруны кисәтү чарасы булуын аңлыйлар.
Укол кадар алдыннан район педиатры Зәйтүнә Муллаярова шәфкать туташы Рания Галина белән балаларның үпкәләрен тыңлап карадылар, температурасын, кан басымын үлчәделәр һәм һәр баладан үзен ничек хис итүен сораштылар.
– Прививкадан соң температура күтәрелергә, буыннарда хәлсезлек, өшү, гомуми хәлсезлек булырга, шулай ук укол урыны кычытырга мөмкин, – дип һәр балага аңлату эше алып барды биредәге фельдшер Эльвера Гәрәйханова.
Калган вакцинаның ясалу-ясалмавын да белештек. Бу сорауга Зәйтүнә Хәлфетдин кызы болай җавап бирде:
–Калган вакцина да ясалып бетте. Аларына балаларының сәламәтлеге өчен җаваплылык тойган ата-аналар балалар консультациясенә килеп, прививка ясатырга рөхсәтләрен бирделәр. Әлегә кайткан дозалар кадалып бетте, озакламый яңа партия кайтарылачак.