

– Рита безнең өчен врач та, шәфкать туташы да. Файдалы киңәшен дә бирә, тәҗрибәле медик буларак, дәвалый да. Бар процедураларны җиренә җиткереп үти. Кулының шифасы һәркемгә дәва, – диләр алар.
Рита 500гә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Көннең беренче яртысында медпунктта авырулар кабул итсә, икенче яртысында өйләргә йөри. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч мәктәп укучылары аның белән бергә эшләүче Бадыйкова Гөлзилә карамагында. Күрше Яңа Бикмәт авылыннан бирегә килен булып төшкәннән бирле сәламәтлек сагында Рита ханым. Берничә дистә еллар эчендә әллә нинди авыр хәлләр туса да, югалып калмыйча, үзенең һөнәри бурычын җиренә җиткереп үти. Аның әйтүенчә, югары кан басымына, салкын тиюгә зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк икән. Төрле авыруларга каршы балаларга прививкалар салу, кышка кергәндә, авыл халкына гриппка каршы прививкалар ясау да аның өстендә.
–Район үзәк дәваханәсендәге врачлар белән берлектә эшлибез, медосмотрлар уздырабыз. Терапевт белән педиатр ярты елга бер тапкыр килеп, биредә халыкны кабул итә. Билгеле, мәктәпкә һәм өлкәннәр янына үзебез йөрибез, – ди Рита.
–Фельдшермы ул яки шәфкать туташымы аларны авыл врачы, дисәң дә була. Кичектергесез чакырулар булганда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медицина ярдәме күрсәтергә чыгып йөгергән чаклар да күп буладыр. «Ник бу хезмәтне сайладым икән?» дигән чакларыгыз булдымы?, – дигән соравыма ул:
– Үз гомеремдә бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Бу һөнәрем турында кечкенәдән хыялландым. Кешеләрнең рәхмәте – бар нәрсәдән дә кадерле миңа. Авылда өлкән яшьтәгеләр яши. Кышын бик чыгып йөри алмыйлар. Күбесе ялгыз. Авырсалар, аларның караңгыда мине каршы алып, озатып куючы кешеләре дә юк. Хәлләре яхшырганчы яннарында төн утырып чыккан чаклар да була. Авылдан каядыр ашыгыч чыгып китәсе яисә районга отчет белән барасы булса, «Ашыгыч ярдәм»гә хәбәр итми калмыйм. Аннары кайтып җиткәнче алар өчен ут йотып торам, – дип җавап бирде. Аннан шәһәр тормышы кызыксындырмадымы дигән соравыма, сүзен дәвам итеп:
– Үземне үз урынымда дип саныйм. Мин шәһәр тормышы белән яши дә алмас идем. Дөрес, авыл әкренләп кечерәя бара, яшьләр китә. Үз балаларымны да калыгыз, дип кыстамыйм, чөнки авылда үсеш юк, эш юк. Монда төпләнеп калган безнең буын да кубарылса, өлкәннәргә кем күз-колак булыр? Биредә язмышым, гаиләм, нигез-йортыбыз. Исән-сау булып, шушында гомер кичерергә язсын, – диде Рита.
Әйе, кеше сәламәтлеген кайгыртып, ярдәм күрсәтү өчен тирән белемле булу гына аз, олы йөрәкле дә булырга кирәк. Чалкак авылы халкы менә шуның өчен дә аны ярата һәм аңа ышана.