

–Узган ел коронавирус белән авыручылар статистикасына күз салсак, өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе һәм пневмония авырулары гыйнвар, ноябрь һәм декабрь айларында күп теркәлгән. Ә февраль, март айларында һәм җәйге чорда кимү күзәтелгән. Быел да гыйнварда лаборатор юл белән расланган ковид авыруының теркәлүе арта. Районда ел башыннан алып 26 гыйнварга кадәр 78 расланган коронавирус очрагы һәм бу чир белән авырып, вакцинацияләнмәгән өч кешенең үлеме теркәлде. Бу исә пандемиянең бишенче дулкыны дигән сүз. Шулай булуына карамастан, районда ковидка каршы прививка ясатмаучылар да бар. Аларның күбесе пенсионерлар һәм ковид авыруына вакцина алмаганнар.
Кем прививка ясаткан һәм алты ай үткәч ревакцинация эшләткән, алар авырсалар да, чирне җиңел формада уздырачаклар. Әлеге вакытта республикада балалар арасында бу штамм белән бик күп чирләүчеләр теркәлде. Шулай булгач, безнең районда да “омикрон”ның акрынлап тамыр җәеп, массакүләм йогышлы авыручыларның саны артуы күзәтелә. Медицина хезмәткәрләре әзер торсалар да, бу кадәр тизлектә таралган йогышлы чирне җиңеп чыга алмыйлар. Прививка эшләтмичә, бу чирдән котылып булмавын аңларга кирәк, бу вирус тиз йога, шуңа күрә кемнәр прививка ясатмаган, тиз арада эшләтүегез сорала. Әлеге вакытта прививка ясау кабинетына 30 доза 12 яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга ике компонентлы “Спутник М” кайтты. Әгәр без үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк дисәк, прививка ясатыйк, – ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов. “Омикрон” һәм “дельта” штаммнары билгеләре районда да теркәлә башлады. Районда вирус болайрак таралса, табиблар өйләргә чакыру буенча авырулар янына барырга җитешми, чөнки авыручылар саны минуты белән арта. Җәмәгать, сәламәт булыйк дисәк, вакцинация ясатыйк.