

Бу эш район үзәк дәваханәсендә һәм авылларга чыгып мобилҗ пункт ярдәмендә башкарыла. Шушы акция чорында 212 өлкән буын вәкиле коронавируска каршы вакцинация эшләткән. “Аерым пунктларны булдыруның төп максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга прививкаларны мөмкин кадәр уңайлы һәм хәвефсез ясау мөмкинлеген тәэмин итү, чиратсыз, инфекцияне таратучы кешеләр саны белән элемтәгә кермәү. Коронавирус чигенми, шул ук вакытта нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча хәвеф яный”, – дип билгеләп үтте “Бердәм Русия” нең Борай районы буенча башкарма секретаре Алик Каюмов.