Барлык яңалыклар
Медицина
22 октябрь 2021, 09:35

Үлемечле инфекциядән тик вакцина коткара

Район үзәк дәваханәсенең “кызыл зона”сында эшләүче шәфкать туташы Лера Рәхимова ал-ял белән исәпләшмичә эшли. Көненә 30дан артык кеше коронавируска анализ тапшыралар. “Без чирнең эчендә йөзәбез. Гигиена, профилактика чараларын саклап торабыз”,–ди Лера.

Үлемечле инфекциядән тик вакцина коткара
Үлемечле инфекциядән тик вакцина коткара

Нәрсә соң ул “кызыл зона”? Күп кенә өлкән буын вәкилләре бу сорауга җавап эзли. Кызыл зонада коронавируска анализ алу, терапевтларның кабул итү урыны. Чирләп килгән кешеләр регистратура янындагы постка мөрәҗәгать итеп, тән температурасы барлыгын әйтергә тиеш. Шул вакытта посттагы шәфкать туташы аларны тиз арада табибка кабул итүгә яза һәм дәваханәдән чыгарып, “кызыл зона” ишеге янына озата, чөнки чирле кеше дәваханә буйлап чир таратып йөрергә тиеш түгел. Шуңа күрә “кызыл зона” кабинетының керү урыны да дәваханә эченнән түгел, аерым ишектән. Биредә чирләп килүчеләрне терапевтлар кабул итеп, ПЦР анализы алалар.
–Соңгы көннәрдә чирләүчеләр саны күпкә артты. Бик авыр хәлдә дә килүчеләр күп. Прививка ясаткан булсалар, бу көнгә төшмәсләр иде,–ди Лера Рәхимова чиратта торган өлкән буын вәкилләрен кызганып.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: