Барлык яңалыклар
Медицина
22 октябрь 2021, 09:40

Эпидемиягә каршы көрәш – ул уртак хезмәт

Без пандемия чорында яшибез һәм аның үз законнары бар. Шушы китә белмәгән таҗлы вирус тирәсендә бетмәс-төкәнмәс бәхәсләр, фикерләр, исбатлаулар яшәп килә. Әйе, яраклашмый мөмкин түгел. Дәвалау ысуллары да көн саен үзгәреп тора. Ә вакцина ковидка коллектив иммунитет тудыручы буларак кабул ителә. Кеше үзен һәм башкаларны куркыныч астына куймас өчен аңлы рәвештә вакцина ясатуны беренче планга куярга тиеш. Район халкын бу чирдән ничек саклап калып булуын сорап район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.

Эпидемиягә каршы көрәш –  ул уртак хезмәт
Эпидемиягә каршы көрәш – ул уртак хезмәт

–Радик Әнвәрович, илдә, республикадагы кебек үк, районда да коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик хәл шактый кискен тора. Шуңа бәйле рәвештә 12 октябрьдән бик күп чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр вакцинациягә килүчеләр санын арттырдымы?
– Әгәр элек тәүлегенә уртача 18-20 кешене вакциналаштыра алсак, 11 октябрьдән вакцина ясарга теләүчеләр саны 100дән артты. Шул сәбәпле, халыктан медицина хезмәткәрләре эшенә аңлап карауларын сорыйбыз. Әйе, прививка алдыннан планлы тикшерүгә чиратлар барлыкка килде, бу – кирәкле процедура. Шуны да онытмаска кирәк, медицина персоналы артмый, кадрлар элеккечә, ә йөкләнеш артты.
– Районда өстәмә вакцинация пунктлары булдыру кирәкмиме?
– Юк. Хәзерге вакытта без район үзәк дәваханәсендә кичен дә вакциналаштыру үткәрәбез. Боларга өстәп, күчмә ФАПлар һәм участок терапевтлар бригадалары предприятиеләргә һәм авыл биләмәләренә вакциналаштыру үткәрергә чыга.
– COVID-19 антитәнчекләре кемнәрдә күбрәк була соң?
– Антитәнчекләрнең иң күбе коронавирус кичергән һәм соңыннан прививка ясаткан кешеләрдә күзәтелә. Тикшеренүдә катнашучылар дүрт төркемгә бүленгән:коронавирус кичергәннәр, ә аннан соң – прививка ясатканнар; авырмаганнар һәм прививка ясатканнар; COVID-19 белән авырганнар, әмма прививка ясатмаганнар; прививка ясатмаганнар һәм авырмаганнар.
Антитәнчекләрнең иң югары титрлары беренче төркемдә, ягъни инфекция кичергән, ә аннары прививка ясаткан кешеләрдә булып чыккан. Тикшерүчеләр фикеренчә, җиңел формада авырган кешеләрнең антитәнчекләре тиз кими, шуңа күрә саклагыч аксымнарның югары титрын булдыру өчен вакцинацияне һәм ревакцинацияне узарга кирәк.
–Онкология чирле кешеләргә прививка ясатырга ярыймы?
–Хәзерге вакытта химиотерапия билгеләнмәгән онкология авыруларына да прививка ясарга була.
– Районда тәүлегенә ничә кешегә ковид диагнозы куела һәм аларны терелтү өчен нинди чаралар күрелә?
– Тәүлегенә 50 кеше коронавирус белән чирли башлады. Табиблар, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көн-төн чакырулардан кайтып керә алмыйлар. Көненә 50дән артык чакыру килә. Болар барысы да прививка куйдырмаган кешеләр. Бу бик зур сан, авыллар район үзәгеннән бик ерак урнашканнар. Шуңа күрә табибларның күбесе җитешми. Бу очракта без фельдшерларны җәлеп итәбез. Район җирлегендә авыруларның күпләп таралуын кисәтү һәм эпидемиологик юлны кискен өзү өчен чикләүләр аерым алып барыла. Барлык район халкы да бу чикләүләргә дөрес карасыннар иде. Кеше үзенең генә түгел, тирә-яктагыларның да сәламәтлегенә битараф булмыйча, шушы авыруга каршы профилактик чараларны үз вакытында үтәүне тәэмин итсеннәр иде.
–Күпчелек нинди яшь аермасындагы кешеләр бу чиргә дучар була?
–Коронавирус белән 18 яшьтән алып 60 яшькәчә кешеләр чирли. Бәләкәй балаларда да килеп чыга башлады. Тик алар җиңелчә үткәрү сәбәпле, өч көндә терелеп, анализ биреп тормыйча кире мәктәпкә яисә балалар бакчасына киләләр. Шунлыктан алар вирус йөртүче буларак, чир тараталар. Ата-аналарны нык игътибарлы булырга чакырам.
–Нинди профилактик чаралар турында гәзит укучыларны хәбәрдар итә аласыз?
–Профилактик чараларга килгәндә, анда үзгәреш юк. Ләкин аның үтәлеше һәркемнең үзеннән тора. Кулларны һәрвакыт сабынлап юып, вируска каршы торучанлыгы булган сыекча – антисептиклардан файдаланырга, кибетләргә кергәндә битлек кияргә кирәк. Хезмәт күрсәтүчеләр дә битлекләрдә эшләргә тиеш. Битлекләрне өч сәгать саен алыштырып тору зарур. Чөнки пычрак битлекләр үзе куркыныч тудыра.
–Район буенча иң күп вакцина эшләтүче фельдшер-акушер пунктларын телгә алып китәргә мөмкинме?
–Прививка ясатырга дигән сүз чыгу белән фельдшерлар авыллар халкына дөрес итеп хәбәр иттеләр. Һәм иң күп вакцинацияләү Даутлар, Бадрак, Миңле, Иске Бикмәт, Кузбай авыллары халкына эшләнде. Биредә яшәүчеләр, вакцина ясату кирәклеген аңлап, үз теләкләре белән барып прививка куйдырдылар. Тик төрле төбәктә төрле халык яши. Мәсәлән, Берләч авылына үзем барып, һәр йортка кереп, ковидка каршы прививка ясатырга кирәклеге турында аңлату эше алып барсам да, вакцинациягә килүче булмады.
– Күпчелек чирләүчеләр санын өлкән буын вәкилләре били дисез. Алар бу чиргә каян дучар булалар?
– Өйләрендә шәһәрдән кайткан балалары, туганнары белән мәҗлес җыеп уздырган кешеләр арасында чирләүче генә түгел, үлүчеләр дә күп булды. Шуңа күрә томау гына төшкән булса да, әти-әниләрегез янына кайтмагыз. Телефон аша гына хәбәрләшеп торыгыз. Чөнки яшь буын вирус йөртүче булырга мөмкин.
–Районда эпидемиологик хәл нинди дәрәҗәдә?
– Бүгенге көндә коронавирус барчабызны да аяктан ега. Тотрыклылык юк. Бу авыр хәлдән чыгу өчен безне прививка куйдыру гына котылдыра ала. Коронавирусны дәвалау өчен бушлай бирелә торган препаратлар җитми, чөнки чирләүчеләр саны көннән-көн арта.
Вакцина эшләтеп чирләдем, ике көн хәлсезлек тоелды диләр. Ике көн ул күп түгел, прививка кадатканнан соң, әлбәттә, җиңелчә генә симптомнар була. Әгәр вакцина куйдырмый бу чиргә дучар булсаң, һава җитми, тән температурасы төшми, сулыш алу аппаратларында ята башласагыз нишлисез? Тагын бер кат әйтәм, мине дөрес аңлар өчен генә сөйлим. Эпидемиягә каршы көрәш–ул уртак хезмәт: табиблар бер яктан, икенче яктан профилактик чаралар. Авырып китсәгез, сәламәтлекне торгызу күпкә катлаулырак. Вакцина турында уйлаганда, аның тере вирус түгеллеген аңларга кирәк, шуңа күрә прививкадан авыру мөмкин түгел. Без бөтен дөнья белән көрәшергә тиеш, һәм һәркем үз эш участогы өчен җавап бирә. Тик халык шуны аңларга тиеш: коллектив иммунитет кешеләрнең 84,6 проценты прививка ясаганда гына формалаша. Барыбыз да вакцинация үткәч кенә без бу чирне җиңеп чыга алабыз.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: