Медицина
12 август 2021, 11:25

Вакцина ясатудан курыкмагыз!

Районда ковидка каршы вакциналау дәвам итә. Районга барлыгы 6481 доза “Спутник V”, «ЭпиВакКорона», «КовиВак», “ГамКовидВак” вакциналары алынган. 11 августка бирелгән мәгълүматлар буенча, вакциналауның беренче этабын – 5250 кеше, ә 4079 кеше икенче этабын да үткән.Илдә коронавируска каршы вакциналау бара. Прививкага ничек әзерләнергә, вакцина кешене күпме вакыт саклый? Вакцина куйдыру коронавирус йоктыруга сәбәп була аламы? Ә вакцинадан соң чирне йоктырсаң, бу авыруның көчәюенә китермиме? Менә шундый сораулар һәрберебезнең башында кайныйдыр, мөгаен. Боларга район үзәк дәваханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Лилия Фаязова җавап бирде:

Вакцина ясатудан курыкмагыз!Вакцина ясатудан курыкмагыз!
Вакцина ясатудан курыкмагыз!

–Вакцина ясату берничек тә коронавирус белән авыруга китерә алмый, чөнки анда тере вирус юк, анда фәкать вирусның бер гены гына бар һәм ул организмда иммунитет барлыкка китерү өчен хезмәт итә. Хәзер без куллана торган “Спутник–V” вакцинасы ике компонентлы, аның икенчесен 21 көннән соң кадыйлар, ә иммунитет беренчесен кадатканнан соң 42 көн үткәч кенә барлыкка килә. Шуңа күрә бу вакыт эчендә сез авыруны йоктырырга мөмкин, әмма бу очракта вакцина ясату авыручының хәленә берничек тә тәэсир итә алмый. Иммунитет барлыкка килгәч, вирус эләктергән очракта да авыру җиңел кичерелә. Гомумән, авыруның нинди формада узуы, организмга вируслар күпме керүгә бәйле. Кабатлап әйтәм, вакцина ясату антитәнчекләр хасил булганчы авыру барышына берничек тә йогынты ясамый. Бик күп аңлату эшләре алып баруга карамастан, район халкы вакцина ясатуга шикләнеп карый.
Моның төп сәбәбе – кешеләрдә вакцина, иммунитет барлыкка килү процессы турында мәгълүмат аз булу. Хәзер төрле социаль челтәрләрдә тискәре хәбәрләр киң таралган. Кешеләр бу хәбәрләрне укый, бер-берсенә тарата. Ә менә вакцина турында уңай фикерләр кешеләрне кызыксындырмый. Үзем дә вакцина ясаттым. Үземне яхшы хис итәм. Бер көн дә эштән калганым булмады. Әмма нәкъ башка вакыттагы кебек саклану чараларын кулландым: битлек кидем, кулларны ешрак юдым. Ягъни вакцина ясатканнан соң 42 көн дәвамында гадәттәге саклану режимын төгәл үтәргә кирәк. Вакцина ясаткан кешеләр белән безнең табиблар һәрвакыт элемтәдә тора. Алар дәүләт хезмәтләре порталында да үзләренең хәле турында мәгълүмат калдыра ала. Шулар нигезендә вакцина ясатучылар турында мәгълүмат базасы булдырылды.
Вакцинаны иң беренче чиратта өлкән яшьтәгеләргә эшләтергә кирәк. Шулай ук халык белән эшләүчеләр: медицина, мәгариф хезмәткәрләре вакцинация үтәргә тиеш. Бу вакцина коронавирусның бөтен штаммнарыннан да саклый. Вакцина ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, 122 бердәм телефон номерына шалтыратып, поликлиника регистратурасына мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин. Моннан тыш, теләгән көнне үзегезнең участок табибына килә аласыз. Вакцина ясатырга килүчеләр чиратсыз кабул ителә. Сезне табиб карый, тикшерә һәм вакцина ясату өчен процедура бүлмәсенә озатып куячаклар. Әлеге вакытта авылларга барып, район үзәгендә күчмә ФАПлар урамнарга чыгып вакцинацияләү дәвам итә. Үзәк дәваханәдә ике прививка ясау кабинеты эшли. Беренчесендә беренче компонент вакцинацияләү өчен, ә икенчесендә икенче компонент вакцинация куйдыру өчен булдырылды. Барысы да пациентларга уңайлы булсын өчен оештырылган, без сезне көтәбез!

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас