Медицина
6 август 2021, 07:20

Иңнәрендә ак халат

Авылда фельдшер – абруйлы медицина хезмәткәре, ул барлык авыруларны белергә тиеш. Үзләрен начар хис итә башлауга авыл кешеләре фельдшер-акушерлык пунктларына баралар. Авыл медицина хезмәткәрләренең күбесе үз һөнәрләрен иң яхшысы дип саныйлар. Карабай фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Лүция Шакирова да шундый фикердә. Бөре медицина училищесын тәмамлаганнан соң, аны юллама буенча Йомакай авылына җибәрәләр.

Район үзәгеннән еракта урнашкан авылга ул трактор арбасына утырып барып җитә. Авыл биләмәсе башлыгы аны каршы алып, Зәйтүнә исемле әбигә фатирга урнаштыра. Таң ату белән яшь белгечнең хезмәт юлы башланып китә. Биредә берничә ел эшләгәч, Себер якларына чыгып китә, әмма авыл тормышы аны үзенә кире кайтара. 1994 елда яңадан Йомакай ФАПында эшен дәвам итә. Тик язмыш җиле аны туган авылы Бигәнәйгә алып кайта. Һәм яраткан һөнәре буенча күрше Карабай авылы фельдшерлык пунктында эшен дәвам итә. Шушы авыл егете Илгиз белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, матур итеп дөнья коралар. Улы Фиданны аякка бастыруда тормыш иптәшенең ярдәме бәһасыз икәнлеген дә әйтеп китте. Бүгенге көндә авылда матур, якты, бар уңайлыклары да булган ФАП төзелгән, озакламый бу бина ишеген ачачак. Медицина хезмәткәре шушы җылы һәм якты бинада үз эшен дәвам итәргә өметләнә. Бөтен хезмәт эшчәнлеген Лүция Назир кызы сайлаган һөнәренә багышлый һәм моңа бер тапкыр да үкенми. Балачактан ук ул табибә булырга хыяллана. Үз тирәсенә балалар җыеп уйнап, укол ясый, йөрәкне тыңлый һәм дарулар билгели. Табибә булып уйнау аның яраткан шөгыленә һәм киләчәктә гомерлек һөнәренә әверелә.
Медицина ярдәме күрсәтү буенча күп кенә карарларны Лүция Шакирова мөстәкыйль кабул итә. Авырлыклар килеп чыкканда участок терапевты белән киңәшләшә, кирәк булган очракта пациентны поликлиникага җибәрә. Фельдшер-акушерлык пункты мөдиренең эш көне – хәл итүне таләп итүче эшләр агымы. Ул өч йөзгә якын кешенең гомере өчен җавап бирә. Һәркемнең үз проблемалары, алар белән киң күңелле, ярдәмчел фельдшер белән уртаклашырга мөмкин.
– Кайвакыт пациентлар сәламәтлекләренә зарланып түгел, ә тормыш турында сөйләшергә киләләр. Гадәттә, өлкән кешеләр, – ди фельдшер. – Игътибар белән тыңларга туры килә, чөнки кайвакыт җылы сүз дә дәвалый. Әлеге сөйкемле, сизгер, тыйнак хатын-кыз пациентларга аерым игътибар белән карый. Нәкъ менә шуңа да фельдшер авыл кешеләре арасында абруй казана. Шуңа күрә медицина хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга Лүция Назир кызы, беренче чиратта шәфкатьлелек һәм миһербанлылык, дип җавап бирә.
– Мин бар нәрсә өчен борчылам, холкым шундый. Кайвакыт пациентны өендә калдырасың, аннары аның өчен борчыласың, – ди ул. Озак еллар дәвамында эшләү чорында Лүция Шакированың катлаулы хәлләре күп була. Авыл кешеләре фельдшерга кан басымының күтәрелүенә, салкын тиюгә, агулануга һәм имгәнүләргә зарланып мөрәҗәгать итәләр. Медицина ярдәме алу өчен соңгы чиккә кадәр мөрәҗәгать итмәүчеләр дә бар, моның белән алар үз хәлләрен кискенләштерәләр генә. Шуңа күрә тәҗрибәле фельдшер һәрвакыт авылдашларын медицина хезмәткәренә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында кисәтә.
Укол ясау, бәхетсезлек очракларында беренче ярдәм күрсәтү, диспансе-ризациядә катнашу, профилактик медицина тикшеренүе үткәрү – авыл фельдшеры җилкәсенә төшкән эшләрнең кечкенә бер өлеше генә. Шундый күләмдәге эшне башкарып чыгу өчен эш белән яшәргә кирәк, ә бит аннан тыш Лүция ханымның гаиләсе һәм йорт хуҗалыгы бар. Өч дистәдән артык ел инде фельдшер ару-талуны, шәхси кичерешләрен һәм борчуларын күрсәтмичә, авылдашларының сәламәтлеген кайгырта. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, яңгырда да, буранда да урында булырга һәм авыруга ярдәмгә килергә әзер торырга кирәк. “Ковид-19” чире бөтен илне тетрәндерде. Бу очракта да иң зур авырлык медицина хезмәткәрләре иңенә төште. Моңа кадәр бу чир турында авыл халкы арасында аңлату эшләре алып барылса, бүгенге көндә аңа каршы вакцина эшләү белән мәшгуль фельдшерлар. Әлегә Карабай фельдшер-акушерлык пунктында 60тан артык кеше үз теләге белән килеп вакцина куйдырган. Тәүдә авыл халкының өенә йөреп аңлату эшләре оештырсалар, ә хәзер инде кешеләр бу чирне тик прививка ясатып кына котылып булуын аңлап, үзләре киләләр.
– Тормышта барлык хыялларым да тормышка ашты. Теләгән һөнәрне үзләштердем. Авырлыклар мине куркытмый. Эшләргә, дәваларга кирәк, – дип әңгәмәгә йомгак ясый Лүция Назир кызы.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас