Медицина
3 Августа 2021, 07:00

Яңа рентген аппараты эшен башлады

“Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы медицина учреждениеләрен заманча технологияләре белән тәэмин итүдә зур роль уйный. Шушы программа нигезендә район үзәк дәваханәсенә дә яңа рентген аппараты кайтарылды. Комплексны төп стационар корпусында урнаштырганнар. Яңа җиһаз белән эш итәргә биредәге  персоналны өйрәткәннәр һәм 27 июльдән  беренче пациентка диагностика уздырганнар.

Яңа рентген аппараты эшен башладыЯңа рентген аппараты эшен башлады
Яңа рентген аппараты эшен башлады

Хәзер белгечләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә төгәл һәм ачык булуына тикшерү уздыра, шул ук вакытта нурланыш минималь дәрәҗәдә була. Табибларга күп кенә авыруларны ачыклау мөмкинлеге барлыкка килгән, шул исәптән башлангыч чорда яман шеш авыруын да билгеләп булачак.
Яңа аппаратның конструкциясе өлкәннәргә дә, балаларга да, шулай ук өлкән яшьтәге һәм җәрәхәтле пациентларга да рентгенологик тикшеренүләрнең тулы спектрын үткәрергә мөмкинлек бирә. Санлы рентген-аппаратында Илмира Галиева эшли. Ул  бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч булгач, яңа җиһазга да тиз өйрәнгән.

–Яңа аппарат, беренче чиратта, хәвефсез һәм аның  нур йөкләнеше түбән, тикшеренүләр нәтиҗәләрен анализлау өчен заманча программа белән тәэмин ителгән,–ди ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас