Медицина
29 июль 2021, 10:20

Коронавирусны вакцина гына җиңә ала

Узган ел бик күп кешенең гомерен алып киткән заман чире коронавирус белән үзәкләрне өзеп күңелгә кереп калса, быел аңа каршы вакцина куйдыру “проблема”сы килеп туды. Нигә проблема, яхшы бит инде, диярсез. Анысы шулай, шик юк. Тик социаль челтәрләрдә фейк хәбәрләр күбәйде, мәсәлән, коронавируска каршы прививка ясатканнан соң кеше үлә икән, дигән сүзләр таралды һәм бу хәбәр кешеләрне борчуга салды. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан һәм кайбер башка сораулар белән без район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.

Коронавирусны вакцина гына җиңә алаКоронавирусны вакцина гына җиңә ала
Коронавирусны вакцина гына җиңә ала

–Радик Әнварович, кеше коронавируска каршы вакцинадан авырый аламы? Аңлатма биреп китсәгез иде?

– Вакцинада бернинди төрдә дә коронавирус юк. Һәм ул коронавирус белән авыру китереп чыгара да алмый. Вакцина составындагы матдәләр организм өчен куркынычсыз, алар иммун системасына тәэсир итүгә булыша һәм инфекциядән саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгара.

– Вакцина барлык кешегә, һөнәре буенча кем генә булмасын, мәҗбүри куеламы, әллә кешенең теләге беләнме?

– Кеше үз теләге белән ясата. Шул ук вакытта ул аерым төр кешеләрнең илкүләм прививкалар календарена кертелгән. Бу медицина, мәгариф, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм күпфункцияле үзәк оешмалары хезмәткәрләренә, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә, хроник авырулары булган кешеләргә, транспорт һәм энергетика, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, вахта методы белән эшләүчеләр, волонтерлар, хәрбиләр, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләргә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, 18 яшьтән өлкәнрәк булган көллият һәм югары уку йортлары студентларына, хәрби хезмәткә чакырылучыларга кагыла.

–Димәк, хроник авырулары булган кешеләргә дә вакцина кертергә ярый?

–  Әйе. Вакцина куйганнан соң барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Чөнки организм иммунитет формалашу этабы аша үтәчәк. Бу чорда җәмәгать урыннарында булмаска, өшемәскә һәм үзеңне һәрьяклап сакларга кирәк.

– Берара 65 яшьтән өлкәнрәкләргә вакцина ярамый, дигәннәр иде. Аннан бу фикер үзгәрде. Моны ничек аңлатасыз?

– Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы “Спутник V”не 60 яшьлекләргә, аннан өлкәнрәкләргә дә ясатырга ярый дип тапты. Өлкәннәр хәтәр зонасында, нәкъ менә аларда авыру катлаулана, үлгән очраклар да ешрак була ковидтан үлүчеләрнең 80 проценты 60 яшьтән өлкән кешеләр. Әгәр дә бу чиргә дучар булса өлкән буын вәкилен, хәлләре авыр булмаса да, тиз арада  ковид госпиталенә җибәрәбез. Чөнки аларның хәлләре кинәт кенә начарланып китә. Әмма шуны истә тотарга кирәк, бу категория гражданнары дәваланып чыккан очракта да, зур куркыныч астында  калачаклар. Чөнки аларның хроник авырулары моңа сәбәп булып торачак. Шуңа күрә 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен бу короновирустан котылу ысулы булып тик вакциналаштыру тора. Өлкәннәр вакцинаны җиңел үткәрә, әлегә кадәр прививка ясатучылар арасында чирләүчеләр дә, үлүчеләр дә юк.

– Коронавирус белән авырган кеше прививка ясата аламы? Алса, авырганнан соң күпме вакыт үткәч рөхсәт ителә?  

– Әгәр кеше коронавирус белән авырган булса, прививканы 6 айдан соң гына ясатырга ярый.

–Прививка ясатыр алдыннан тикшерү үткәрәләрме? Ягъни, ярыймы аңа ясатырга, юкмы – анализлар алалармы?

–Вакцина куйдырыр алдыннан табиб тикшерүе мәҗбүри. Ул температураны, кандагы кислород микъдарын үлчи, эпидемиологик анамнез, ягъни ул авырулар белән элемтәгә кергәнме, чит төбәкләргә чыкмаганмы һәм башка мәгълүматларны, җыя, тамакны тикшерә. Шуларның нәтиҗәләре нигезендә табиб-белгеч вакцинация ясатырга ярыймы, юкмы икәнне билгели. Табиб сезгә вакцинаның мөмкин булган тәэсирләре турында сөйләячәк һәм сез үз теләгегез белән прививка ясатуыгыз турында язма калдырасыз.

–Прививка җиңел үтәме? Кеше үзендә нинди үзгәрешләр сизәргә мөмкин?

–Вакцина ясатканнан соң беренче–икенче тәүлектә нәкъ грипп белән авыргандагы кебек өшетергә, тән температурасы күтәрелергә, хәл булмаска, баш авыртырга мөмкин. Кайбер кешеләрдә мондый күренешләр бөтенләй дә күренми. Әмма алар алдагы өч көндә уза. Вакцина ясатканнан соң өч көн дәвамында вакцина керткән урынга су тидермәскә, сауна, мунчага кермәскә, алкогольле эчемлекләр кулланмаска, авыр эшләрдән читләшергә тәкъдим ителә. Аннан соң бу халәт үтеп китә. Вакциналаштыруның ике этабын үткәннән соң гына иммунитет 2-3 атна эчендә формалашырга тиеш.

–Көн саен ничә кешегә вакцина куела?  Аны ясату өчен ничек һәм кайда язылырга кирәк?

–Район үзәк дәваханәсендә көн дә 60 кешегә прививка ясала, моңардан тыш күчмә ФАПлар да авылларга йөреп вакцина куялар. Прививка ясатырга теләүчеләргә участок табибына, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район үзәк дәваханәсенең прививка ясау кабинеты ял көннәрендә дә эшли. Яшьләр прививка ясатырга үзләре аңлап, теләп киләләр. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләренең килүен сорыйм. Сезнең гомерегез үзегезнең кулда. Шуңа күрә теләсә нинди фейк хәбәрләргә ышанмагыз, сәламәт булыгыз.  

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас