Мәдәният
7 Октября , 07:20

Ярты гасыр пар сукмактан атлап, алтын туйга җитү – зур бәхет

Дистә еллар эчендә чын күңелдән мәхәббәт йөр-теп, бер-береңне хөрмәт итеп һәм бер-берсенә таяныч булып Зур Бадрак авылында яшәүче Линиза һәм Фидәрис Билаловлар алтын юбилейларын каршылады. Моннан 50 ел элек ике яшь йөрәк бер бөтенгә әверелеп, гаилә корган көннән башлап, авылдашлары сокланырлык итеп яшиләр.Фидәрис абый Зур Бадрак авылында җиде балалы гаиләдә бишенче сабый булып дөньяга килә. Бәләкәйдән үк хезмәт тәрбиясендә, тырыш һәм эшчән булып буй җиткерә. Туган авылындагы мәктәпне тәмам-лагач, армия сафына алына. Ватан алдындагы бурычын Литваның Каунос шәһәрендә ракета гаскәрләрендә үти. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач, Яр Чаллы шәһәренә юллана. Анда автоскреперда эшли. Соңрак Зур Бадрак авылына кайтып, авыл хуҗалыгында шофер булып хезмәтен дәвам итә. Линиза апа Үләй авылында уңган, тырыш, күпбалалы гаиләдә туа. Әти-әнисе үрнә-гендә эшсөяр, актив, кызыксынучан, тапкыр булып үсә ул. Берләч сигезьеллыгыннан соң Зур Бадрак урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Артабан инде авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Менә шунда инде Линиза апа булачак тормыш иптәшен очрата. Фидәрис абый ул вакытта шофер булып эшләп йөргән чагы була. Бер елдан артык очрашып йөргәннән соң, яшьләр гаилә кора. Яшь гаилә Зур Бадрак авылында үз йортларын төзеп яши башлыйлар. Мал-туар үрчетәләр, бакча тутырып җиләк-җимеш үстерәләр. Фидәрис Казыйхан улы Ленин исемендәге колхозда, Борай катнашазык заводында дистә еллар буена водитель булып эшли, Линиза апа авыл мәдәният йортында һәм Бадрак көнкүреш йортында мөдир, “Росгосстрах” җәмгыятендә иминият агенты булып намуслы хезмәтен сала. Көн-төн белән исәпләшмичә эшләүче Линиза ханым хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә лаек була. Бүгенге көндә дә мәдәният йортында уздырылган бер генә чара да Линиза Билаловадан башка узмый. Ул хаклы ялда булуына карамастан, хезмәттәшләре аның белән киңәшләшеп, бергә матур чаралар үткәрәләр. Парлы гомерләренең, намуслы хез-мәтләренең матур баскычларын узып хезмәт ветераннары исеменә лаек булалар Билаловлар. Бу тату гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала: Зилә, Фидан, Финарис, Лариса дөньяга килә. Алар, әти-әниләренең дөрес тәрбиясен алып, мәктәпне тә-мамлап, һәрберсе тормышта үз урынын таба. Билаловларның балалары әти-әниләрен хөрмәт итеп, һәрдаим хәлләрен белеп, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итеп торалар. Бер дә юкка гына халкыбыз “Оясында ни күрсә – очканда да шул булыр” дип әйтмәгән бит. Хәзер дә, лаеклы ялда булуга карамастан, актив тормыш алып баралар Билаловлар. Алар балаларының киңәшчеләре, сөекле әти-әни-ләре һәм сигез оныкларының яраткан әби-бабалары. Ярты гасыр дәвамында кү-ңелле мәшәкатьләр, җуелмас мизгелләр, истәлекле вакыйгалар, онытылмас хатирәләр күп була бу гаиләдә. Шатлыкта да, иңнәренә күтәрә алмаслык авырлыклар килгәндә дә алар бергә. Махсус хәрби операциядә уллары Фиданның гомере өзелү фаҗигасен күтәрү күңелләрендә төзәлмәслек яра булып урнаша. Уллары Фидан махсус операция барышында “Сугышчан батырлыгы өчен”, II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медальләре белән, һәлак булганнан соң Батырлык һәм Шәйморатов орденнары белән бүләкләнә. Фидәрис Казыйхан улы һәм Линиза Фәрвәй кызы менә шундый туган илебезгә батыр һәм тугры ул үстереүче ата-ана да.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ярты гасыр  пар сукмактан атлап, алтын туйга җитү –  зур бәхетЯрты гасыр  пар сукмактан атлап, алтын туйга җитү –  зур бәхет
Ярты гасыр пар сукмактан атлап, алтын туйга җитү – зур бәхет

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Борай авылында яшәүче Хановлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.
Фирдәвис Кушманак авылында Гарәби һәм Вазыйфа гаиләсендә 1955 елда дөньяга килә. Бөре шәһәрендә училище тәмамлап, элеккеге “Родина” колхозында шофер булып эшли башлый. Хәрби бурычын үтеп кайткач, туган ягында район мәдәният йортында, Борай авылындагы 154нче санлы училищесында хезмәт итә. Фирдәвис Гарәби улын районыбызда бел-мәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр, чөнки ул хаклы ялда булуына карамастан, үз эшен ачып, таксида хезмәт итеп, халыкка ярдәм күрсәтә.
Фәвия Шакир кызы 1958нче елда Шилек авылында Шакир һәм Мәхтүмә Ситдыйковлар гаиләсендә өченче бала булып туа. Әтисе урманчы, әнисе колхозчы була аның. Табигать кадерен белү, чәчәкләр яратуы әтисеннән килсә, уң-ганлыкны әнисеннән ала. Күп-балалы гаиләдә үскәнгәме, ул бәләкәйдән тырыш, чырыш булып үсә. Фәвия дә башка авыл балалары кебек, башлангыч мәктәптән соң алты ел Таңатарга йөреп укый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендә укып туган якларына кайта. 1980 елда үзәкләштерелгән китапханәләр системасында эшли башлый. Читтән торып Уфа китапханәләр техникумын тамамлап, үз гомерен китапханәгә багышлый. Мәдәният тормышы белән әнә шул чорда якыннан таныша ул. 1999 елда аны мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазыйфаны ул 15 ел буена җитәкли. Фәвия Шакир кызының хезмәте югары бәяләнә. Күпсанлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була ул. Гомер буе Фәвия шул тармакта эшләп лаеклы ялга чыга.
Хановлар өч кыз үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына чыгара. Кызлары да, әти-әниләре кебек, тырыш, уңган булып, буй җиткерәләр. Бүгенге көндә Хановларның өч кызы да Борайда яши һәм эшли. Айгөл – терапия бүлегендә шәфкать туташы. Уртанчы кызлары Гөлшат – мәдәният, ә төпчекләре Гөл-наз мәгәриф бүлекләрендә эш-лиләр. Фәвия һәм Фирдәвис Хановларның биш оныгы: Алия, Искәндәр, Зиннур, Әмир һәм Арина бар. Фәвия апа бүгенге көндә оныкларының уңышына сөе-неп, алар белән мәш килеп, пар канаты Фирдәвис абый белән тыныч гомер кичерә.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле пар.
Һәр халыкта да өлкән яшь-тәге кешеләргә карата аерым хөрмәт бар. Татар халкында да “Олыны олы итсәң, кечең дә олы булыр” дигән бик дөрес әйтем яши. Безнең әби-бабайларыбыз – гаиләбезнең нигезе, тормыш тәҗрибәсе тупланган хәзинә сандыгы булып тора. Киләчәк буын да алардан үрнәк алып, тәҗрибә туплап гомер кичерә.

Яңа Тазлар авылында яшәүче Флорида һәм Борис Гыйльмияровлар бар яктан да үрнәк гаилә булып, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм табып гомер кичерәләр.
Борис Ибраһим улы Яңа Тазлар авылында туып-үсә, элеккеге “Восток” колхозында тракторчы, шофер, агроном булып эшли. 1992 елдан сәүдә предприятиесе директоры вазыйфасына үрләтелә, аннары инде 1998 елдан Тазлар авыл биләмәсе башлыгы итеп тәгаенләнә. Тазлар авылы советына депутат итеп тә сайлана, шулай итеп халык ихтыяҗларын алгы планга куеп җиң сызганып хезмәт юлын дәвам итә. Бүгенге көндә дә, хаклы ялда булуына карамастан, Борис Ибраһим улы тыңгы белми – ул Тазлар авылы ветераннар советы рәисе.
Тормыш гөле Флорида Фатыйх кызы тумышы белән Алдар авылыннан. Үзенең хезмәт юлын сатучы булып башлап җибәрә. Яңа Тазларга килен булып төшкәч, район кулланучылар җәмгыяте системасында кибет мөдире була. Аннары уңган, хезмәт сөюче ханым үз кибетен булдырып, егерме еллап, лаеклы ялга чыккач та әле, 2019 елга кадәр биредә күп көч салып эшли.
Борис абый яратучан, кайгыртучан, ягымлы гаилә башлыгы булса, Флорида апа – уң-ган хуҗабикә, гаилә учагын җылытып торучы. Гыйльмияровлар ике кызга, бер малайга гомер бүләк итеп, күркәм тәрбия биреп, зур тормыш юлына чыгаралар, аларның дүрт оныгы бар.
Алар шулай ук авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, әйләнә-тирәдәге-ләрне, якыннарын кайгырту, аңлый белү, кеше хәленә керү, ярдәмчеллек кебек матур сыйфатлар бизи Гыйльмияровларны.

Районыбызның медицина һәм мәдәният өлкәләрендә күпләргә таныш булган матур Римма белән Радис Солтановлар гаиләсенә ак көнләшү белән карыйбыз.
Радис Нурлыгаян улы Стәрлетамак мәдәният училищесы һәм армия сафларыннан соң хезмәт юлын район мәдәният йортында башлап җибәрә. Аннары белемен тагын да ныграк камилләштерү нияте белән Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына укырга керә. Күңелле студент тормышының дүрт елы җил кебек үтә дә китә. Институтны бетереп Салават драма театрында профессиональ актер һөнәрендә тәжрибә жыйганнан соң Радис Нурлыгаян улы Борай район театрын житәкләр өчен туган районына кайта. Радис Нурлыгаян улы 1980нче елда Борай район мәдәният йорты директоры вазыйфасыннан Мәдәният министрлыгы тарафыннан халык депутатларының Кушнаренко район советына бүлек мөдире итеп үрләтелә. Әмма биш елдан соң алар гаиләләре белән янә килеп Борайга кайталар. Һәм 1986 елдан хаклы ялга чыкканчы ул район мәдәният йорты мөдире булып эшли. СССР мәдәният эш отличнигы, Башкортстан президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач, “Заман” халык театрын оештырып, районыбызда зур тарихы булган драма жанрын саклау белән шөгыльләнә. Ветераннарның халык уен кораллары ансамблен җитәкли. Халык хоры, “Без авыл егетләре” җыр ансамблен оештыруда ярдәм итә.
1976 елның июнендә Римма Тимергали кызы белән матур туй үткәреп гаилә корып жибәрәләр.
Римма Караидел районы Байкыбаш авылының ихтирамлы, хөрмәтле гаиләсендә биш баланың дүртенчесе булып дөньяга килә. Унынчы классны тәмамлагач та, Бөре медицина училищесына укырга кереп, кызыл дипломга лаек була. Белемен арттырып, табибә булу теләге белән янып яшәгән Римма 1971 елда Уфага медицина институтына укырга керә. Җиде ел буена ул староста булып, төркемдәш иптәшләре өчен дә җаваплылык кичереп яши.
Институттан соң Римма Тимергали кызы район үзәк дәваханәсендә невролог булып хезмәт юлын башлый. Һәм шуннан башлап 45 ел буена район халкының саулык сагында тора. Авыр хезмәтенә зарланмыйча, яратып башкара эшен. Биш дистәгә якын хезмәт юлын бүген дә шатлык хисләре белән хәтеренә ала. Бүген хаклы ялда булуына карамастан, район халкы аны тирән белемле, кешелекле табиб буларак гел яхшы яктан гына телгә алалар. Хезмәт юлында район хәкимияте һәм Министерство тарафыннан төрле дәрәҗәдә Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Башкортстанның атказанган табибы исеменә лаек була.
Римма апа белән Радис абый бер ул бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Таңчулпан һәм Нур югары белем алып, бүгенге көндә үз һөнәрләрен яратып, әти-әнисен куандырып эшлиләр. Иң зур байлыклары – ике оныклары Камилла, Сафия белән дә горурлана Солтановлар. Бүген бер оныгы Кытай илендә Пекин һәм Мәскәү шәһәрләренең берләштерелгән югары уку йортында белем ала.Котлыяр авылында матур, үрнәкле гаиләләр шактый. Шуларның берсе Вәзинә һәм Әхнәф Хәмәтнуровлар гаиләсе. Армия сафында хезмәт итеп кайткан яшь егет сылу кызны бер күрүдән үз итә. Танышып, дуслашып, ике ел йөргәннән соң 1976 елда алар бер-берсенә вәгъдә бирешеп, гаилә корып җибәрәләр. Ике уңган бер булып, Котлыяр авылында дөнья көтә башлыйлар. Яшьләрне сөендереп, бер-бер артлы кызлары Рәзинә, уллары Илнур дөньяга аваз сала.
Әхнәф абый гомер буена элеккеге “Уйлыш” колхозында эшли. Вәзинә апа 22 ел колхоз бухгалтериясенда хисапчы булып, авыл советында эшләр башкаручы булып эшли. Вәзинә Хаккый кызы кайда гына эшләсә дә, һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп, халык белән уртак тел табып башкара. Вәзинә апа 2009 елдан хаклы ялда булса да, бик күп еллар участок сайлау комиссиясендә секретарь була. Хәмәтнуровларның намуслы хезмәтләрен бер төргәк Мактау грамотлары исбатлап тора.
Вәзинә апа белән Әхнәф абый хаклы ялда булсалар да, кул кушырып утырмыйлар, авыл тормышында актив катнашалар. Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр, оныкларын тәрбияләргә ярдәм-ләшәлар. Балаларына һәм оныкларына яраткан дәү әни, дәү әти булып матур, түгәрәк тормышта яшиләр. Тормыш юлына борылып баксаң, 50 ел аккан су кебек, бик тиз үтеп киткән.

Автор:Гульназ Хузина