

– Мин бәйрәм көнен зарыгып көтеп алдым. Шушы яшькә җиткәч, бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән күрешеп сөйләшеп утыру үзе бер гомер, бәхет бит ул. Чәй табыны артында, җылы мөгалләмә корып, тагын бер кат яшьлеккә кайткандай булдым, – дип шатлык хисләре белән уртаклашты Рәис Ханов.
Ул оешманың хөрмәтле кешесе, 45 ел кирпеч заводында эшләп лаеклы ялга чыга. Бүген дә хезмәт елларын матур истәлек белән хәтеренә төшерә.
Бирегә җыелган хезмәт ветераннарын район Советы секретаре Илшат Камалов котлап, аларның район өчен эшләгән хезмәтләрен санап, рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә шундый актив булып калуларын теләде.
Үзенең хезмәттәшләрен хөрмәт итеп, 15-20 ел буена бергә очраша алмыйча йөргән ветераннарны бергә туплап, менә өченче ел инде алар белән бергә бөтен бәйрәмнәрне үткәреп, алар өчен җан атып торучы шушы оешманың ветераннар советын җитәкләүче Илиза Карамова бу көнне дә читтә калмады. Ул аларның һәрберсенә матур, җылы теләкләрен җиткереп, бер гаилә кебек сый-хөрмәтле өстәл артына җыйды. Илиза Нәгыйф кызы бу вазыйфаны җитәкли башлавы белән ветераннар тормышы уянды, җан өрелде. Алар төрле чараларда, өмәләрдә актив катнаша башлады. Бу чара да шуның бер ачык мисалы булып торды. Ветераннар арасында дин юлына баскан Фәйзелкәбир Хәкимов, Рәфит Хәмәтшин укыган аятьләр бәйрәмгә җитди төс биреп, күңелләрдә тынычлык тудырды. Шулай ук бәйрәмдә районның өлкән буын аралашу Үзәге җитәкчесе Николай Хаматдинов та бар иде.
– Мәктәптә укыганда каникул чорында яшьтәшләрем белән мин дә берничә ел рәттән төзелештә эшләдем. Аннары минем әнием биредәге оешмада озак еллар эшләде. Шуңа күрә дә шушы оешма ветераннары миңа бик тә якын, хөрмәт итәм. Илиза чакыру белән ялындырып тормыйча, баянымны алдым да, килеп җиттем, – дип уй-кичерешләре белән уртаклашты Николай Миншарапович.
Хезмәт юлын районара төзелеш оешмасында башлап җибәргән Гөлшат Әхәтова бәйрәмне күңелләргә хуш килерлек итеп алып барды. Бу көнне үткән яшьлек еллары искә алынды, чәчләренә бәс төшкән, битләренә тормыш буразнасы салынган ветераннар күңелләрдә онытылмаслык урын алган җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнап, баян моңына өздереп биеделәр. Фәнирә Фазулованың тематикага туры китереп язган шигырьләрен җыелган кунаклар яратып тыңладылар. Бәйрәм ахырында ветераннар һәрвакыт ярдәм итүче район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка, “Трансстрой” кафесы хуҗасы Илдар Хаҗиевка, әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.