

Ярминкәдә ассортимент гаять киң булды. Балык, бал, яшелчә-җимешләр, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, йомырка, сөт-май, кул эшләре һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин иде.
Авылның шәхси эшкуарлары Раушания белән Рәлиф Солтангалиевлар көндәлек көнкүреш әйберләре белән сату итсәләр, авылдашлар үзләренең бакчаларыннан артып калган көзге байлык белән уртаклаштылар.
Аннары чара клуб эчендә табын артында дәвам итте. Өлкәннәрне матур җырлар һәм шигырьләр, биюләр белән сөендерделәр. Таңатар авылы үзешчән сәнгать сөючеләре дә концерт номерлары белән сәеткөрҗәлеләр һәм искекөрҗәлеләр өчен чыгыш ясадылар.
Бәйрәмне авылларның активистлары оештырды. Сәет-Көрҗә, Иске Көрҗә һәм Ает авылларын берләштергән ветераннар советының җитәкчесе Зәлифә Сәмигуллина үз инициативасы белән әзерләп, үзе алып барды.
Авыл биләмәсе башлыгы Алсу Төхбәтуллина өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде.
Чарада катнашучылар рәхәтләнеп аралаштылар һәм истәлекләре белән уртаклаштылар, тормышның көз дә алтын була алуын күрсәттеләр. Очрашу уңышлы узды, барысы да матур кәеф һәм елмаюлар белән таралыштылар.