Агыйдел елгасы боз белән капланганын көтеп, алар икенче як ярга чыгалар һәм урман эчендә челтерәп агып яткан чиста чишмә табу бәхетенә ирешәләр. Менә шулай итеп Яңа Ялдәк дип атаган авыл барлыкка килә. Гасырлар, еллар узса да, әлеге авылдан чыккан һәр кешенең йөрәге шунда тибә. Биредә яшәүчеләр аек яшәү рәвешен традиция итеп һәм ата-баба кануннарына буйсынуны авылның әхлакый нигезе итеп саклый. Һәм бу фундамент бүгенге көнгә кадәр ныклы, какшамас була. Шушы гореф-гадәтләрне саклау өчен биредә бик күп чаралар оештырыла. Әлегесе инде иң зур масштабта үтте дисәм һич ялгыш булмас. “Ялдәк авылы дусларын җыя” бәйрәм илдә Русия халыклары бердәмлеге, республикада Зур һәм тату гаилә, Бөтендөнья башкортлар Корылтае тарафыннан игълан ителгән Башкорт гаиләсе еллары кысаларында узды.Шушы чара бөтен авылдашларын үзенә җыйды, очраштырды, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирде. Әлеге бәйрәм Яңа Ялдәк авылының “Аек авыл – 2025” республика конкурсында җиңүенә йомгак ясау һәм бу зур уңышка ирешүдә үз өлешләрен керт-кәннәргә рәхмәт белдерү йөзеннән үткәрелде.
Башкортстан территория-сендә 40лап төрле ыру яши. Аларның берсе – Ялдәк. Ялдәк нәселе башкорт халкының төньяк-көнбатыш төркеменә карый. Аның авыллары Борай, Дүртөйле, Илеш, Караидел, Нуриман һәм Чакмагыш районнары территориясендә урнашкан. Шушы искиткеч бәйрәмдә дә Ялдәк ыруының рухын һәм бердәмлеге тирмәләрдә ачык чагылды. Аеруча игътибарны Яңа Ялдәк авылының уңган, булдыклы гаиләләре тарафыннан төзелгән “Гаилә тирмәләре” җәлеп итте. Гаиләләрнең һәркайсы борынгы һәм абруйлы нәселнең горур вәкиле буларак үзләренең тарихлары белән таныштырды. Бу тирмәләр торак урыны гына түгел, бу – буыннарның дәвамчанлыгы символлары, гаилә кыйммәтләрен һәм го-реф-гадәтләрен саклаучылар. Мондый күренешләр Асылаевлар, Вәлиевлар, Гариповлар, Сафиуллиннар, Фәтхиевлар һәм Зариповлар гаиләләренең тирмәләрендә күренде. Бирегә килгән кунаклар шушы кунакчыл тирмә хуҗаларының күңелле атмосферасында бергә күңел ачып, аларның көнкүреше, һөнәрчелеге, милли ашлары һәм, әлбәттә инде, бу гаиләләрнең вәкилләре белән таныштылар. Артабан бәйрәм үзәк сәхнәдә дәвам итте. Нинди генә эшкә тотынсак та, Аллаһтан фатиха сораудан башлана. Биредә дә чараның рәсми өлеше Рамил һәм Рифат хәзрәтләр Зариповлар, Абдуррахман хәзрәт Дүсмәтов тарафыннан Коръән уку бу изге минутлар дуслыкны ныгытсын, һәр йортка тынычлык һәм иминлек алып килсен дигән теләктәге дога кылудан башланды. Аннары килгән кунакларны һәм авыл халкын сәламләү өчен район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сәхнә түренә чакырылды. Ул урындагы халыкка “Аек авыл” конкурсында катнашып, җиңү яулаганнары өчен, Гәүһәрия белән Әхләф Зариповларның инициативасын күтәреп, бү-генге чараны оештырганнары өчен зур рәхмәтләрен белдерде һәм бер төркем активистларга район хакимиятенең Мактау грамоталарын һәм бүләкләрен тапшырды. “Аек авыл” республика бәйгесенең оештыру комитеты координаторы, Бөтендөнья башкортлар Корылтае президиумы әгъзасы, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева һәм Бөтендөнья башкортлар Корылтае аппараты җитәкчесе Тәнзилә Котлыгилдина сәхнәгә күтәрелеп, ялдәклеләрнең кунакчыл һәм актив булуларына соклануларын һәм әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен әйтеп, Гөлнара Ахунова, Эльвира Фәтхетдинова, Гәүһәрия Зарипова, Рәзилә Шәрәфетдинова, Фәнил Дәү-ләтгәрәев һәм Абдуррахман Дүсмәтовка Бөтендөнья башкортлар Корылтаеның Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Мә-дәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Илгиз Харисов, Вострецово авыл биләмәсе башлыгы Мәнәвәр Зарипов та бертөркем активистларны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Рәсми өлеш тәмамлану бе-лән сәхнә түрендә күңелле җыр һәм дәртле биюләр белән үрелеп барган концерт программасы башланды. Сабантуй мәйданында җыр, бию генә түгел, күңелле милли уеннар да оештырылды. Балалар өчен дә бик күп аттракционнар, сәүдә нокталары бар иде. Ә инде чараның икенче өлешендә бәйрәмчеләр пылау, аш һәм тәмле чәй эчеп, ял иттеләр.