

Даутлар авылында узган “Шәҗәрә – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә” бәйрәме дә оешкан төстә узды. Бу бәйрәм күп кешегә шәҗәрәсен яңартырга, төзәтәсе җирләрен төзәтеп өстәп җибәрергә, бер дә төземәгән кешеләргә үзенең нәсел шәҗәрәсен эзләнеп төзергә этәргеч тудырды. Борын заманнан ук ата-бабаларыбыз нәсел кабиләне, буыннарның исемнәрен агач рәвешендә тармакландырып яза барганнар. Менә шушы кулъязмалар ярдәмендә бик күп нәсел үзенең үткәнен һәм киләчәген төзи. Даутлар авылында узган шәҗәрә бәйрәмендә дә калын нәселле гаиләләр күплеге ачыкланды. Бәйрәм төсе алган мәйдан, дәртле җыр-моңы белән тирә-як авыл халкын үз кочагына җыйды. Чарада тугыз нәсел үзләренең шәҗәрәләрен, гаилә архивларын, документларын, фотосурәтләрен һәм берничә буын язмышын чагылдырган тарихларын тәкъдим итте.
Дога кылып башланган эш уң булыр, дигән теләк белән бәйрәмне авыл мулласы Илфар Вафин ачып җибәрде. Аннары шушы чараны оештыручы авыл фермеры Флорис Шакиров авылдашларын бәйрәм уңаеннан котлады һәм үзенең фермер хуҗалыгы турында сөйләп китте. Артабан сүз авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтовка бирелде. Авыл халкына, чит яклардан кайткан якташларга үзенең ихлас котлау сүзләрен җиткерде ул. Бу төбәктә уңган, тырыш халык яшәвен ассызыклап, Ильвер Габдулла улы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары Фәнис Зыятдинов, Нәфис Шәмсетдинов, Назыйф Минниәхмәтов һәм Айдар Галиевларга район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды, фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Шакиров хезмәт алдынгыларына акчалата премия бирде. Менә шулай күтәренке кәеф белән бәйрәм чарасы башланып китте. Даутлар авылы бик матур урында урнашкан авылларның берсе. Биредә хезмәт сөючән халык яшәве ачык күренеп тора. Район советы депутаты, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Риф улы үзенең тормыш иптәше Ания Рәлиф кызы белән елның-елында авылдашлары ярдәме белән шундый матур чара оештыралар. Авылны яшәтергә тырышып, биредәге халыкның яшәү рәвешен яхшыртуга, үткәннәрне яңартуга омтылып яши алар. Шакировлар үзләренең дә калын нәселле булуларын чагылдырып бу көнне матур чыгыш ясадылар. Юмартлык, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек – бу нәселнең асыл сыйфатларыдыр, мөгаен. Чөнки әлеге нәселдән чыккан һәр шәхес тир түгеп, үзенең хезмәт юлыннан бара. Аларның һәрберсе җир кешесе дисәк һич ялгышу булмас. Артабан сәхнә түренә шушы авылдан төпләре булып төрлесе төрле якларда яшәүче Гыйльфановлар менде. Алар да үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзегән. Шушы шәҗәрә чаткысы Гөлназ һәм Гөлнара Гыйльфановалар үзләрнең чыгышларында бик күп тарихи фактларга тукталып узды. Һәм үзләренең 10 буын нәселләре өчен алмагач үсентеләре утырттылар.
Вафиннар нәселе турында Рәүфә Әхмәтова чыгыш ясады. Вәлинуровларның калын нәселен Рәсимә Гыйндуллина тасвирлап сөйләде. Даутовлар, Зариповлар, Такиуллиннар, Бәдертдиновлар, Хәйруллиннар, Галиәкбәровларның нәсел җепләре турында бик күп чыгыш ясалды. Аеруча шушы чарадагы һәр нәселдән чыккан яшь буынның чыгыш ясавы матур күренеш иде.
Мондый үз нәселен белгән гаиләләр булуы, алар халыкка үрнәк итеп куелуы – бик куанычлы күренеш. Чыннан да, бәйрәм дәвамлы булсын, һәр гаилә үз тарихын белергә тырышсын иде дигән теләкләр яңгырады сәхнә түреннән.
Ерак араны якынайтып бәйрәмгә дип Түбән Камадан кайткан кунаклар Рәмилә һәм Булат Зыятдиновларның чыгышы да әлеге чарага ямь өстәде. Булат моңлы җырлары белән мәйданны яңгыратса, Рәмилә кызыклы уеннары белән чарага җанлылык өстәде. Бу кадәр зур бәйрәм әлбәттә, спонсорлар ярдәменнән башка үтми. Шушы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән “Мастер”, “Пчелка” кибетләре хуҗалары Шакировлар һәм Басыйровлар, Даутлар авылы егете Айдар Рәхимов, күчмә кибет хуҗалары Ибраһимовлар һәм дә инде Флорис Шакиров.
Һәр нәсел үзенең атрибуты – кызыл тасма, ак яулык, ак түбәтәй, ак футболка, яшел косынка, бал корты сурәте, Даутовлар дигән язуы белән дә аерылып торды. Шулай ук һәр нәсел сый-хөрмәт тулы үзенең өстәле белән үзләренең кунакчыллыгын ачыклады. Ә чараны оештыручы Флорис Шакиров корбан итеннән әзерләткән пылаудан һәр кунак авыз итә алды. Пылау пешерү остасы Ленар Баһауовка бәйрәмдә катнашучылар зур рәхмәтләрен белдерде. Ә шушы чараны бәйнә-бәйнә чылбыр кебек үреп оста итеп Ания һәм Илвар Шакировлар алып барды. Бәйрәм чарасының нәни кунаклары өчен биредә кызыклы һәм күңелле уеннар бихисап булды.
Шәҗәрәңне белергә, аларны өйрәнергә кирәк. Авылның матурлыгын, халыкларның дуслыгын күрсәткән тантана бу. Менә монда гаилә темасына җырлар бик күп яңгырады, гаилә кыйммәтләрен пропагандалаган сүзләре дә әйтелде. Әлеге бәйрәм чарасына чакыруларына, катнашканыма бик шатмын. Гаҗәп бит, шулкадәр халык күп, балаларның шат авазлары тирә-якта яңгырап тора. Мондый бәйрәмнәр безнең заманда бик кирәк дигән уйда кайттым мин.