

Тамашачыларны сокландырган бу чара яшь артистлар өчен чираттагы иҗади сезонга нокта куйды. Концерт программасында көчле төркем куелышлары да, тирән мәгънәле коллектив биюләр дә урын алды. Балалар үзләренең осталыгын һәм талантын бик югары дәрәҗәдә күрсәтеп, иҗади имтиханны уңышлы тапшырдылар. Бу зур уңышта яшь һәм талантлы хореограф Зәлия Сәрварованың өлеше бик зур. Бүлек җитәкчесе Зәлия Флит кызы менә берничә ел инде балаларны бию сәнгате серенә төшендереп, аларны зур сәхнәләргә чыгара. Әлеге отчет концертында балаларның чагу костюмнарда, төрле милләт биюләрен өздереп биюләрен күреп, күңел куанды. Районыбызда күпме сәләтле балалар барлыгы чыгышлар тагын бер кат исбатлады. Мин бу тамашада алган кичерешләремне әйтеп тә, сөйләп тә бетерә алмыйм, искиткеч шәп булды ул. Рәхәтләнеп ял итеп кайттым.
– Ел дәвамында балалар хореография бүлегендә генә түгел, сәнгать бүлегендә дә, дисциплина һәм иҗади якын килү күрсәтеп, эшләделәр. Бу концерт аларның тырышлыгы нәтиҗәсе, диде коллектив җитәкчесе Зәлия Сәрварова концерт ахырындагы чыгышында.
Ата-аналар мондый концертлар укытучыларның һәм балаларның талантының системалы эш нәтиҗәләрен күрсәтүче мөһим традиция булып хезмәт итә, дип ассызыклый. Яшь биючеләргә яңа иҗади җиңүләр, энергия һәм даими тамашачы танылуын телиләр.