

Айрат Зөфәр улы – Татарстанда һәм Башкортстанда тальян гармунын ясаучы бердәнбер оста. Шушы көннәрдә ул туган ягына кайтып район мәдәният йортында “Яңгырасын тальян моңнары” дигән иҗат кичәсе үткәрде. Останың 65 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чарада ике республика – Татарстан һәм Башкортстанның иң оста гармунчылары чыгыш ясады.
Гармунга карата мәхәббәт Айрат Харисовта бәләкәйдән салына. Чөнки аның әтисе Зөфәр ага оста гармунчы була. Айрат та әтисе янында моң иленә чорналып буй җиткерә. Хәтта әтиләре гармун телләрен санарга өйрәнсен дип “Казан” язулы ике рәтле гармун алып биргән була. “Шушы гармунны кулыма алу белән Казанга таба юнәлеш аласым билгесе булган, күрәсең. Ләкин ул вакытта уйнарга өйрәнә алмадым”, – дип сөйли Айрат әфәнде.
Ә инде гармун ясарга омтылышы аның ничектер кинәт кенә килеп чыга. Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать һәм графика факультетының соңгы курсында укыганда “Картинадагы сурәттә – кичке авыл, йорт нигезе һәм шунда олы кеше кызыл гармун тотып утыра” дигән диплом эше сайлый. Темасын раслыйлар, эшлисе генә кала. Әмма авылга кайтып, әтисенең иске, ватык гармунын кулына алгач, аның диплом эшенең темасы үзгәрә. Әтисенең бу гармунны, сугыштан кайткач, Бөре шәһәрендә яшәгән Роженцов дигән мастердан сатып алган. Саратов гармуны кебек эшләнелгән Вятский гармунын, Борай җирлегендә матур итеп, яратып, назлап – “Батский” дип йөртәләр. Бу гармун белән Зөфәр абыйга шушы Борай сәхнәсендә берничә тапкыр чыгыш ясарга туры килгән.
– Уфада гармуннар төзәтүче бер остаханә бар иде. Шунда бардым. Анда мине Җидеяр абзый Мөхәяров каршы алды. Гармун ясарга теләвемне әйт-тем, ул миңа ышанып бетмәде инде. “Ярый, йөреп кара”, – диде. Остаханәгә эшкә йөргән кебек көн саен йөри башладым. Институтта гамәли сәнгать төркеменә күчтем. Һәм диплом эше итеп әтинең иске гармунын төзәттем. Икенче эшем итеп тальян гармун ясап карарга булдым. Миңа ярдәм иттеләр инде. Әле телләрен ничек ясарга, көйләргә икәнен дә белмим бит. Җидеяр абзый белән бергәләп ясап, диплом якларга мин берсе төзәтелгән, икенчесе яңа ясалган ике гармун күтәреп килдем. Сызымнарны элеп куеп, барысын да сөйләдем, шуннан соң Җидеяр абзый гармунда да уйнап җибәрде. Анда утырган апалар бар да елады дип сөйләделәр. Миңа менә шулай итеп гармун чире кагылды, – дип сөйли Айрат Зөфәр улы үзенең беренче хезмәт җимеше турында.
Айрат Харисов 40 ел инде гармун ясау белән шөгыльләнә. Үсмер чакта ул, тормышын рәсем ясау сәнгатенә багышларга уйлап, институтта сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлый. 1989нчы елда Уфада Башкортстан дәүләт педагогия институтында укыган вакытта “Тальян ясау” темасына диплом эше яклап чыккан. Шул эшне башкарганда Айрат абыйның беренче гармуны дөнья күргән. Аңа бу эштә танылган гармун ясаучы Җидеяр Мөхәяров ярдәм иткән. Айрат Харисов үзенең остазын бик зур хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән искә алды.
Айрат Зөфәр улы, институтны тамамлаганнан соң, яшь белгеч булып Дүртөйле районының Исмаил авылы урта мәктәбенә рәсем һәм хезмәт укытучысы булып эшкә килә, соңрак балалар сәнгатъ мәктәбе җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Үзе ясаган тальянлар белән балалар ансамбле оештырып, Бөтенрусия, республика, район күләмендә үткәрелгән фестиваль-конкурсларда катнашып, дәрәжәле урыннар яулый. Бу казанышлары өчен яшь белгеч Дүртөйле районының сәнгать өлкәсендәге Наҗар Нәҗми премиясенә лаек була.
2011 елда Айрат Харисов, тальян гармуннары ясау һөнәрен үстерү теләге белән, Татарстан хөкүмәте чакыруы буенча Казан шәһәрендә хезмәтен башлый. Шушы дәвер эчендә республиканың мәдәният йортларына, сәнгать мәктәпләренә һәм профессиональ музыкантларга бик күп гармуннар ясап бирә. Шул ук вакытта гармуннар Бөтендөнья Татар конгрессы соравы буенча чит илләрдә, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән милләттәшләргә тапшырыла. 2022нче елны сәнгать өлкәсендәге югары казанышлары өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә аңа.
Эчтәлекле, күңел кылларын тибрәтерлек моң дәрьясы, иҗат кичәсендә Айрат Зөфәр улының иҗат һәм гаилә дусты Фән Вәлиәхмәтовны да телгә алып киттеләр. Шушы һөнәрен башлаганда Фән ага аның киңәшчесе, ярдәмчесе була.
Айрат – гармун эшләү остасы буларак танылган кеше. Гармун эшләүдә иң авыры булып аның телләрен эшләү санала икән. Ә Айрат әфәнде аларны үзе ясый, шуңа да ул ясаган гармуннарны сатып алучылар күп. Менә шунда да инде аның сере һәм сыйфаты. Ул үз гомерендә 200дән артык тальян ясаган оста. Аның гармуннарын Башкортстан, Татарстан республикаларыннан тыш, Киров, Самара шәһәрләреннән, Себер якларыннан, гомумән, бөтен Русиядән, хәтта Казахстаннан да сорап килүчеләр саны елдан-ел арта бара.
Кичә барышында Айратны тәрбияләп үстергән, үрнәкле гәиләсе дә искә алынды. Әнисе Бәһиҗәт Лотфулла кызы гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлыган. Әтисе – указлы мулла, репрессия корбаны. Бәһиҗәт 14 яшендә, әнисез, ятим калып үссә дә, мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, читтән торып, Бөре педагогия институтын тәмамлый. Иске Карагыш авылына укытучы булып эшкә җибәрелә. Бөек Ватан сугышыннан кайтканнан соң, Бакалы авылы егете Зөфәр Харисов белән гаилә корып, алты балага гомер бирәләр. Айратның әтисе Зөфәр Әгьләм улы 20 елдан артык Кәшкәләү авыл Советы рәисе булып эшли. Авыл халкы аны бүгенге көнгә кадәр яхшы хатирәләр белән искә ала.
Харисовлар гаиләсендә тәрбияләнгән балалар барысы да югары белемле. Олы уллары Ринат – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы. Яшьли мәрхүм булган Салават дистәләрчә җырлар язып калдырган. Зилә апасы Русиянең мәгариф отличнигы иде. Миляүшә һәм кече уллары Илгиз – Русия Федерациясенең Почетлы мәга-риф хезмәткәрләре. Айрат, тормыш иптәше Раилә белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Юлия белән Энҗе дә әти-әнисе сыман тырыш һәм чырыш кызлар. Икесе дә югары белем алалар, үзаллы тормыш юлына аяк басып, гаилә корып, әти-әнисен сөендереп, биш онык бүләк итәләр.
Танылган һәм популяр җырчыларның, гармунчылар-ның чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм бер тында узды. Борайлылар һәр чыгышны дәррәү алкышларга күмеп, ял иттеләр. Чарада аеруча шунысы куанычлы булды: Айрат Харисовны гомер бәйрәме белән котларга дип дуслары, туганнары, якташлары да килгән иде. Тальян эшләү остасы белән районыбыз горурлана. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның тәбрикләү сүзләрен район Советы секретаре Илшат Камалов җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.