

Беренче укытучылар булып Уфа музыка педагогия училищесын тәмамлаган ирле-хатынлы Ольга Николаевна һәм Рәшит Барый улы Маннановлар эшли башлый. Алар 30 укучыга уен кораллары серләрен өйрәтәләр. Бер елдан соң районыбызның матур, тарихи йортларының берсе – Шәрәфи бай йорты мәктәпкә әйләндерелә. Акрынлап мәктәптә тынлы һәм кыллы уен кораллары бүлекләре ачыла. Мәктәпне БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсил Хәбисламов, Салихҗан Әмирханов, Әгъзам Маргамов җитәкли. 2002 елдан мәктәп Эдуард Шәрипов җитәкчелегендә эшли. Ул елларда район хакимияте башлыгы Мәснәви Шакировның шәхси катнашлыгы белән, ике катлы, бөтен уңайлыклары булган яңа бина төзелә. Еллар узган саен мәктәптә яңа бүлекләр ачыла. Вокаль ансамбль, халык уен кораллары оркестры, тынлы оркестр коллективлары эшли. “Кашыкчылар” ансамбле – үрнәкле, ә “Элегия” вокаль квартеты “халык” исемен йөртә. 2002 елда сәнгать бүлеге, 2005 елда хореография бүлеге ачыла. 2006 елда Борай балалар музыка мәктәбе “Балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениесенә үзгәртелде. Бүген мәктәп балаларга сәнгать-эстетик тәрбия бирү үзәге ролен уйный.
Әлеге вакытта алты бүлектә (халык, фортепиано, тынлы, сәнгать, хореография, хор) 383 бала шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе, урта һәм югары махсус уку йортларын тәмамлап, республиканың музыка мәктәпләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә үзләренең хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге көндә укытучыларның күбесе – шушы мәктәпне тәмамлаучылар.
Сәнгать мәктәбенең төп бурычларыннан берсе, укыту белән беррәттән, балаларны төрле конкурсларда, фестивальләрдә әзерләү һәм катнашу. Соңгы елларда гына да күпләр зона, республика конкурсларының лауреатлары һәм дипломантлары була.
Укытучыларның хезмәте югары бәһалана – Лида Хәлило-ва, Эльвира Хәсәнова, Эдуард Шәрипов, Светлана Гәрәева, Фәнүзә Сәлимгәрәева, Рита Хә-сәнова БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Яхшы укыган һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан өчен балалар сәнгать мәктәбе укучылары ел саен район хакимияте башлыгының стипендиаты булалар. Укучыларның һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының казанышлары барлык педагогик кол-лективының җентекле һәм бер-дәм эш нәтиҗәсе булып тора. 55 ел – иҗат, илһам һәм талант белән тулган зур һәм данлы юл. Бу елларда мәктәп меңләгән яшь сәләтләр өчен чын йорт булды, алар үз остазларының сизгер җитәкчелегендә музыка, бию, рәсем дөньясын ачтылар.
Юбилей уңаеннан район мәдәният йортында узган концертта район хакимияте исеменнән хакимият башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәи икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов котлап, сертификат һәм бер төркем педагогларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Безнең мәктәп балаларга музыка, сынлы сәнгать, хореография аша төрле өлкәләрдә иҗади сәләтләрен ачу өчен зур мөмкинлекләр бирә. Укучылары-быз иртәдән кичкә кадәр гаҗәеп сәнгать дөньясы белән таныша. Тормышта аларның кайсысы табиб, инженер, укытучы булыр, ләкин нинди генә һөнәр сайласалар да, алар тормышны ничек матуррак итәргә кирәклеген беләчәкләр, – дип чыгыш ясады сәнгать мәктәбе директоры Эдуард Шәрипов.
Юбилей кичәсендә укучылар да үзләренең чагу чыгышлары белән тамашачыларны шатландырды һәм киләчәктә безнең районнан тагын да бик күп талантлар чыгасын исбатлады.