– Рәиф Садыйк улы, әңгәмәне хезмәт сәхифәләрегездән башлыйк. Режиссерлыкка килүегез тарихы ничек?
– Бәләкәйдән җыр-моң мохитендә үстем. Сәхнәгә алты яшемдә мендем, диярлек. Мәктәпне тәмамлагач, Чалкак мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп җибәрделәр. 18 яшем тулгач, армия сафларына алдылар. Ике ел хезмәт итеп кайттым да, янә сәнгать җитәкчесе булып, Каенлык авылы клубында эшли башладым. Аннары Стәрлетамак мә-дәни-агарту училищесына укырга кердем. Укуымны тәмамлап, кулга диплом алдым, Борайга эшкә кайттым. Ул вакытта укып кайткач, ике ел эшләргә тиеш идең. Минем кызыл диплом булгач, бу бурычны миңа йөкләмәделәр. Шул ук елны Уфа дәүләт сәнгать институтының «Театр коллективлары һәм халык театрлары режиссурасы» бүлегенә укырга кердем. Биш ел укып, режиссер белгечлеге алдым. Борай мәдәният йортына эшкә кайттым. Берникадәр вакыттан соң, Нефтекама шәһәренең филармониясендә артист-вокалист булып эшләдем. 1992нче елда янә туган районыма кайттым. Район мәдәният йорты директоры булдым. Аннары биш ел сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкардым. 2005нче елдан бүгенге көнгә кадәр мин – Халык теат-ры режиссеры.
– Тәүге масштаблы сәнгать әсәр-ләрегезне хәтерлисезме?
– Нәҗиб Әсәнбаевның «Зөйтүнгөл» пьесасы иде ул. Театр коллективлары һәм Халык театрларының республика фестивалендә бу тамаша белән беренче урынны алдык. Бу 1985 елда булды. Аннары Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» («Черноликие») әсәре Салават шәһәрендә театр коллективлары һәм Халык театрларының республика фестивалендә беренчелекне алды. Азат Абдуллинның «Унөченче рәис» пьесасы белән дә шундый ук фестивальдә беренче урынны алган идек. Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре Бөре шәһәрендә үткән «Алтын тирмә-2009» фестивалендә бик яхшы бәяләмәләр алды. Аларның барысын санап та бетереп булмый инде.
– Режиссерлыкта иң катлаулысы нәрсә?
– Спектакль кую өчен актерларны өйдән-өйгә йөреп дигәндәй үзең эзләп, аларны сәхнә осталыгына өйрәтү. Дөресен әйтим, укуны тәмамлап, эшкә кайтканда мондый мәсьәлә килеп туар дип һич уйламаган идем. Уйнаучылар тупланган, рольләрне өйрәнеп, әсәрләрне сәхнәләштерәсе генә кала дип күзалладым. Әмма мин көткәнчә килеп чыкмады. Актерларны үзең табасы икән бит... Алай гына да түгел, аларны театрда калырга үгетләү, кызыксындыру да зарур. Чөнки һәркемнең гаиләсе, үз мәшәкатьләре дигәндәй, ә бер спектакльне әзерләр өчен генә дә күпме вакытны сарыф итү, репетицияләр ясау кирәк.
Тамашачыларга килгәндә, бу төр-кемгә дә аерым караш сорала. Спектакль алдыннан, гадәттә, мин залдагыларга мөрәҗәгать итәм, телефоннарының тавышын кысып куюны, башкаларга комачауламауларын үтенәм. Чөнки сәхнәдәге хәлләрне аңлау өчен тулы игътибар кирәк. Спектакльдә иң мөһиме – эчке халәт, монда тапталмаган мәгънә, фикер ята. Театр бит ул тамашачы алдына үз сорауларын куя, ә аңа җавапны һәркем үзе эзли...
– Бүгенге театрда, спектакльләр куелышында нинди үзгәрешләр бар?
– Театр булгач, сәхнәдә өстәле, урындыгы, ихатасы-мазары булырга тиеш. Бу – ташка басылган закон. Ә хәзер үзгәрешләр кирәк дип фикерлим, шәхсән үзебезнең театрда стереотиплардан арынып, яңалыклар кертергә омтылам. Минемчә, театрда актерлар һәм декорацияләрнең төп бурычы – әсәрнең тирән фәлсәфи мәгънәсен тамашачыга җиткерү.
– Һөнәри яктан ничек үсеш аласыз?
– Семинарларга даими йөрим. Анда чит илләрдә дә чыгыш ясаучы заман театрлары тамашаларын күрсәтәләр. Һәм шуңа игътибар иткәнем бар: аларда яңа алымнар белән эшлиләр. Бу үз чиратында башкаларга да шул тәҗрибәне үзләштерергә этәргеч бирә.
Семинарларга билгеле шәхесләр чакырыла, алар безгә осталык дәресләре үткәрә. Бу һөнәри үсеш өчен бик уңайлы, сертификатлар да бирәләр.
– Сезне нәрсә илһамландыра?
– Тамашачылардан килгән кайтавазлар, тәэссоратлар. Кайчагында спектакльгә татарча бөтенләй белмәгән кешеләр дә килә. Һәм алар сәхнәдәге күренешләрне актерларның уены, декорацияләр куелышы аша аңлап утырулары турында яза. Бу бик илһамландыра, әлбәттә.
– Актер яки режиссер булу җи-ңелме?
– Театр уйнау – рәхәт эш түгел. Аның үз тәртибе бар. Шәхсән үзебезнең театрга килгәндә, актерларыбыз һөнәриләр түгел, шуңа күрә мин алардан күп нәрсә таләп итә алмыйм. Ә менә үземә карата таләпчәнмен, чөнки шушы юнәлеш буенча укыганмын.
– Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Март ахырында Туфан Миң-нуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен яңартып, сәхнәләштерергә планлаштырабыз. Бик мәгънәле, тормыштан алынган әсәр ул. Анда уйланырлык җирлек бар. Форсаттан файдаланып, тамашачыларны мәдәни ял итәргә чакырабыз.
Киләчәктә дә спектакльләр куелыр дип өметләнәм. Бер уңайдан, театрыбызның якын дусларына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рәиф абый, сезгә иҗади уңышлар, сәләтле актерлар, тулы зал тамашачылар телибез!
Рәиф Садыйк улы Борай татар халык театрын 2005нче елдан ук җи-тәкли. Аның эш дәверендә ничәмә спектакльләр сәхнәләштерелгән. Аның җитәкчелегендә халык театры коллективы район мәдәният йортында уздырыла торган барлык район һәм республика чараларында, тематик бәйрәм концертларында, театр коллективларының район фестивальләрендә, үзәк мәйданда уздырыла торган мәдәни-спорт чараларында, милли бәйрәмнәрдә катнаша. Рәиф аганың хезмәте район хакимиятенең һәм мәдәният йортының Рәхмәт хатлары, «Алтын тирмә» милли театрлар төбәкара фестиваленең төрле дәрәҗәдәге дипломнары һәм башка мәртәбәле бүләкләр белән билгеләнгән. Бүгенге көндә районда театр сәнгате үсеше өчен мөмкинлекләр артык зур түгел. Шулай булса да, театр коллективлары эшен туктатмый, катнашучыларны да таба, декорациясен дә хәстәрли һәм халыкка матур сәхнә әсәрләрен бүләк итә. Киләчәктә дә театрларыбыз яшәсен, көчле режиссерлар, сәләтле актерлар тамашачыларны өр-яңа спектакльләр белән сөендереп торсын, дигән теләктә калабыз!
– Театр – ул ансамбль, анда һәркем бербөтен булып эшләргә тиеш. Сәхнәгә урындык-өстәл, шкаф кебек декорацияләр тезеп, текстыңны сөйләп, чаршау артына кереп китү генә түгел ул. Уңышлы спектакль кую, тамашачы мәхәббәтен яулау өчен яңача фикерләүдән курыкмау, һөнәри осталыкны камилләштерү, рольләрне бар тирәнлегендә аңлап башкару, сәхнәдә үзеңне чынбарлыктагыдай хиссият итү зарур. Бу театрның яшәве, киләчәге өчен мөһим.
Рәиф Мансуров,
Халык театры режиссеры,
Башкортстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре.