Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 март , 12:19

Милли мәдәният – саекмас чишмә

Борай авылы клубында  милли мәдәниятләр һәм фольклор конкурс-фестивале узган иде. Ул илдә Русия халыклары бердәмлеге, республикада Зур һәм тату гаилә елларына багышланып, “Халкым йолалары – күңел көзгесе” дип аталды. Чара программасында 27 фольклор коллективы катнашып, алар һәркайсы халык иҗатының байлыгын күрсәтүче уникаль номерлар тәкъдим итте. Конкурсның мәртәбәле жюри әгъзалары иң-иңнәрен сайлап алу буенча җаваплы һәм катлаулы эш башкарды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 16 март көнне район мәдәният йортында район фестиваль-конкурсының гала-концерты үтте.

Милли мәдәният – саекмас чишмә
Милли мәдәният – саекмас чишмә

Еллар күз ачып йомганчы уза, гасырларны гасыр алыштыра. Авыллар һәм шәһәрләр, әйберләр, киемнәр, һөнәрләр, табигать – барысы да үзгәрә, ә халык бәйрәмнәрен йөрәгеннән, күңеленнән чыгарып, үзе тудыра. Милли бәйрәмнәрнең гасырлык тарихы бар, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, бер-берсенә хөрмәтен, рәхмәтен чагылдырып, сокландыралар.

Борай авылы клубында да нәкъ шундый  милли мәдәниятләр һәм фольклор конкурс-фестивале узган иде. Ул илдә Русия халыклары бердәмлеге, республикада Зур һәм тату гаилә елларына багышланып, “Халкым йолалары – күңел көзгесе” дип аталды. Чара программасында 27 фольклор коллективы катнашып, алар һәркайсы халык иҗатының байлыгын күрсәтүче уникаль номерлар тәкъдим итте. Конкурсның мәртәбәле жюри әгъзалары иң-иңнәрен сайлап алу буенча җаваплы һәм катлаулы эш башкарды. Шуның нәтиҗәсе буларак, 16 март көнне район мәдәният йортында район фестиваль-конкурсының гала-концерты үтте.

Әлеге чара Борай районы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен саклау һәм алга таба үстерү, халык иҗаты казанышларын пропагандалау, гаилә традицияләрен ныгыту, яшь буынны тәрбияләүдә гаиләнең ролен күтәрү максатларыннан үткәрелде.

Иң-иңнәрне бүләкләү өчен сәхнәгә мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы, Борай районы башкортлар Корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов чакырылды.

– Милли мәдәниятне торгызу һәм пропагандалау  фольклор коллективлар эшендә өстенлекле юнәлеш һәм үсеп килүче буын характерларын формалаштыруның тәрбияви процессында нигез булып тора. Бүген милли мәдәниятнең күпкырлы булуы һәм бөтен матурлыгы күрсәтелде, – дип билгеләп үтте Илгиз Зөфәр улы.

Фольклор коллективлар арасында узган смотр-конкурсның гала-концерты бер тында үтте. Тамашачылар, үзешчәннәрнең чыгышларына сокланып: “Булдырдылар, ичмасам!” – дип озаклап алкышлады.  Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды. Һәркайсының программасында гореф-гадәтләр төп урынны алып торды, дияргә була.

Конкурс-фестивальдә җиңелүчеләр булмады. Һәр коллектив төрле номинацияләрдә билгеләнделәр. Ә өченче урынны Олы Шөкшән һәм Тугай мәдәният йортының фольклор коллективлары белән Яңа Тазлар һәм Яңа Кизгән авылларының җыелма фольклор коллективы бүлештеләр. Икенче урынга Каенлык, Бигәнәй һәм Колай авыл клубларының җыелма фольклор коллективы белән Чалкак мәдәният йортының фольклор коллективы чыктылар. Беренчелекне Кузбай мәдәният йортының фольклор коллективы алды.

Конкурс-фестиваленең югары бүләге -  Гран-прига Йомакай  авыл клубының фольклор коллективы ия булды.

Бу кичне тамашачылар конкурс аша сайлап алынган иң яхшы фольклор коллективлары чыгышларыннан ләззәт алдылар. Һәр номер үзенчәлек, ихласлык һәм туган мәдәнияткә мәхәббәт белән тулы иде. Ачык костюмнар, халык көйләре һәм сәхнә образлары буыннарны берләштерүче бәйрәм рухын тудырды. Бу янә халыкның традицияләре, әдәбияте зур кызыксыну уятуын исбатлады. Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, гореф-гадәтләре, легендалары, дине яшәгәндә халык та яши.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас