Бәйрәм рухы урамнан ук башланды: гүзәл затларны тирә-якка таралган моңлы җырлар каршы алды. Бу кечкенә игътибар да тамашачыларның кәефен күтәреп, бәйрәмнең күңелле башлануына этәргеч булды.
Сәхнәдән яңгыраган һәр җыр, авылыбызның ягымлы, назлы һәм шул ук вакытта нык холыклы, тырыш хатын-кызларына багышланды. Быелгы концертның үзенчәлеге – район үзәгеннән килгән кунакларның котлавы. Алар барлык сәләтләрен, йөрәк җылысын гүзәл затларга багышлап чыгыш ясадылар.
Тазлар авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов үз чыгышында барлык хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән тәбрикләде. Ул авыл тормышында хатын-кызның роле зур булуын билгеләп үтте, һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тыныч күк йөзе теләде.
Вакытында төрле оешмаларда югары вазыйфа биләгән ветераннардан торган ир-атлар төркеме райондагы чараларда актив катнашып, халык күңеле күрәләр. Яңатазлылар өчен оештырылган кичәдә күп еллар район мәдәният бүлеге начальнигы булып эшләгән Радис Солтанов, Кушманак мәктәбенең элеккеге директоры, спорт комитеты җитәкчесе Валерий Шәрипов, Ваныш мәктәбе директоры булып озак еллар эшләгән, соңрак Борай интернаты директоры булган Динар Яхин, район мәдәният йортының элеккеге директоры Флүс Шарифҗанов, ремонт-техник предприятиесе директоры, «БашСельхозТехника»ның региональ сату группасы җитәкчесе булып бик күп еллар эшләгән Фидәрис Янгиров, сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Мадис Фархетдинов, газ-сервис инженеры булып эшләгән Рәшит Ситдыйков, сәнгать сөюче, җырчы Альфред Шакиров, мәдәният йорты баянисты Ленар Суфияровларның чыгышлары һәр тамашачыга котлау булып барды. Ир-егетләр хоры, гармунчылар ансамбле чыгышы халык күңеленә хуш килде.
Яңа Тазлар авылы үзешчәннәре, клуб директоры Фәнис Суфиянов оныгы София Суфиянова белән, водитель Илүс Гыйльфанов та сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Һәр чыгышны тамашачылар алкышларга күмделәр. Яңа Тазлар авылында туып үскән, әлеге вакытта Бөре шәһәрендә яшәүче Айдар Фәтхетдинов гитарада чыгыш ясап, авылдашларын шатландырды.
Иске Тазлар егете Илдар Нуртдинов әниләргә багышлап язган шигырьләр шәлкемен бүләк итеп, тамашачылар сөюен яулады.
Район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгированың да бәйрәм вакытында, безнең белән бергә булыуы икеләтә куанычлы булды. Миләүшә Муллаян кызының котлавын тамашачылар бик җылы кабул итте.
Концертны оештыручы Фәнис Мәхмүт улы Суфияновка тамашачылар да, килгән кунаклар да рәхмәтле. Чыгышлар сөйкемле әниләр, хатын-кызлар адресына ихлас, җылы котлаулар белән үрелеп барды. Бай эчтәлекле, чагу һәм күңелле концерт бер тында үтте. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды, алкышларга күмде һәм күркәм кичәдән бай тәэссоратлар, яхшы кәеф алып таралышты.