Бәйрәм концертын карарга тамашачы зал тулып килгән иде.
“Без авыл егетләре” - ветеран ир-атлар, “Асылъяр” хатын-кызлар җыр ансамбльләре, баянистлар ансамбле, ялгыз башкаручылар Эльберт Хаҗиев, Мадис Фәрхетдинов, Флүс Шәрифҗанов, Вәрис Гыйлемшин, Альфред Шакиров, Фидәрис Янгиров, Марсель Мөгаллимов, Рәсүл Идиатуллин, Радис Солтанов һәм Лиза Арсланова чыгышлары озайлы алкышларга күмелде. Фәнзия Мәкъсүтова һәм Альмир Хөсәеновның шигъри күчтәнәчләре дә беркемне дә битараф калдырмады. Котлау сүзе белән районның ветераннар советы рәисе Наил Мәрданов чыгыш ясап, изге теләкләр җиткерде.
Бу көнне сәхнәдән гүзәл затларга бик күп изге теләкләр җиткерелде. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әниләренә, тормыш иптәшләренә, туганнарына әйтелгән аерым рәхмәтләр, матур теләкләрне тамашачылар кул чабып хуплады.
Эчтәлекле, күңелле концерт бер тында үтте. Төрле буын вәкилләрен җәлеп итеп, шушы матур кичәне оештыруга Радис Солтановның күп көч салуы чагылып торды.