Әлеге бәйге Борай районында яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштереп, күптөрле мәдәниятләрнең, гореф-гадәтләрнең һәм талантларның чын бәйрәм тантанасына әверелде.
Чара программасында 27 фольклор коллективы катнашты, аларның һәркайсы халык иҗатының байлыгын күрсәтүче уникаль номерлар тәкъдим итте. Шулай итеп концерт программасы якты һәм бай булды. Матур дәртле биюләр, халык җырлары залда булганнарны сөендерде, һәр чыгыш халыкның иҗади индивидуальлеге һәм байлыгы белән аерылып торды. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
Конкурс өлешендә иң матур номерлар белән чыгыш ясаган коллективлар 16 мартта Борай районы мәдәният йорты сәхнәсендә узачак гала-концертта катнашачаклар.