Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр, аларның гаилә әгъзалары, батырларча һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре, туганнары залның түрендә булдылар.
Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үткән елга йомгак ясады, ук илдә Русия халыклары бердәмлеге, республикабызда Зур һәм тату гаилә елларын ачуга старт бирде.
Һәлак булган яугирләрнең һәм әлеге вакытта яу кырында булган якташларның туганнарына Рушан Кадим улы Рәхмәт хатлары тапшырды. Демобилизацияләнгән һәм ялга кайткан батырлар да игътибар үзәгендә булдылар.
Мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы, Борай районы башкортлар Корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов та 2025 елда мәдәният өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән таныштырып үтте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар һәм Башкортстан республикасында Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм еллары чараларын яктыртуда бердәм катнашкан иң актив коллективлар Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр.
Чара дүрт көн барган смотр-конкурстан сайлап алган концерт номерлары белән дәвам итте.