Аның нигезендә – Венер Исхаков повесте, Динар Каюмов инсценировкасы (җырларның яртысының шигырьләре авторы да ул), режиссеры – Айрат Абүшахманов.
Артистлар сәхнәдә тормышның төрле якларына тамашачының игътибарын юнәлтеп, матур тәэссоратлар калдырды. Борайлылар Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары башкаруындагы спектакльне дәррәү, аягүрә басып алкышлады.
Шулай ук спектакльне карарга «Аек авыл» конкурсы әгъзалары да шатланып килделәр.
Ялдәклеләр спектакльне яратып кабул итте. Артистларга рәхмәт сүзе әйтү өчен сәхнәгә менеп, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мәдәният, әдәбият, сәнгать кешене якты якка алып бара, тормыш сынауларына бирешмәскә өнди, аңа алга барырга омтылыш бирә. Шуның белән мондый чаралар бик мөһим.