Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 гыйнвар , 19:48

Борайда «Йөрәгем һәм күңелем белән иҗат итәм» күргәзмәсе ачылды

Бүген, 16 гыйнвар көнне, «Танып Су» арт-галереясендә «Йөрәгем һәм күңелем белән иҗат итәм» дип аталган IV район сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Ул май азагына кадәр дәвам итәчәк. 

Борайда «Йөрәгем һәм күңелем белән иҗат итәм» күргәзмәсе ачылды
Борайда «Йөрәгем һәм күңелем белән иҗат итәм» күргәзмәсе ачылды


Проектның авторы һәм җитәкчесе – Илгиз Харисов. Бу искиткеч проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә “Ният” социаль-мәдәни инициативалар автоном коммерциягә карамаган оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуретдинов чыгыш ясады. Ул җыелган кунакларга сәнгатьнең мөһимлеген белдерде.
Күргәзмә иҗади юнәлешләрнең байлыгын күрсәтә: классик рәсем сәнгатеннән һәм графикадан алып декоратив-гамәли сәнгатьнең заманча формаларына кадәр. Һәрбер эш үзендә кабатланмас автор почеркын йөртә һәм аны тудыручының сәнгати эзләнүенең тирәнлеген чагылдыра.

 

Талантлы рәссамнар һәм осталарның гаҗәеп эшләре белән ләззәтләнү мөмкинлеген кулдан ычкырмагыз, күргәзмәгә рәхим итегез!

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас