Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 гыйнвар , 14:35

Район смотр-конкурсы старт алды

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар һәм Башкортстан республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елларына багышланган хезмәт коллективларының үзешчән сәнгать район смотр-конкурсы Борай беренче санлы урта мәктәбе һәм “Гүзәл” балалар бакчасы коллективларының чагу чыгышлары белән башланып китте.

Район смотр-конкурсы старт алды
Район смотр-конкурсы старт алды

Һәр коллектив ел темаларын ачыклап, тамашачы һәм жюри әгъзаларына дулкындыргыч һәм эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим итте. Фестивальне ачуда район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов та катнашты. Ул үз чыгышында шундый зур масштаблы күп мәгънәгә ия булган чарада катнашучыларның һәрберсенә уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Смотр-конкурс дәвам итә. Аның чираттагысы 19нчы гыйнвар көнне үтәчәк. Анда район үзәк дәваханәсе, өченче санлы мәктәп, “Кояшкай” һәм “Йәйгор” балалар бакчалары, “Росгосстрах” оешмасы, район ветеринария станциясе коллективлары һәм шәхси эшкуарлар чыгыш ясаячак.

Автор: Гульназ Хузина
Читайте нас