Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 декабрь , 16:36

Ә бездә яңа ел. Чыршы кунакка чакыра

Яңа елны балалар могҗиза кебек көтәләр. Моны истә тотып, Борай үзәкләштерелгән балалар китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен “Ә бездә Яңа ел. Чыршы кунакка чакыра” дигән мавыктыргыч тамаша әзерләгәннәр.

Ә бездә яңа ел. Чыршы кунакка чакыра
Ә бездә яңа ел. Чыршы кунакка чакыра

Чара кызыклы  табышмаклардан башланды. Аннары Үлемсез Кощей белән Убырлы карчык Кыш бабай һәм Карсылуны урлаганын белдерделәр.

Мавыктыргыч викторинаны үтеп, биеп-җырлап, балалар тылсымлы әкият геройларын коткаралар. Кыш бабай белән Кар кызы пәйда булгач, җыр-биюләр белән чын бәйрәм башланды. Алар нәфис чыршы утларын кабызырга ярдәм иттеләр һәм балаларны тәм-томнар белән сөендерделәр. Уеннар, викториналар, конкурслар да яшь китап укучыларга шатлык һәм күтәренке кәеф өстәде. Төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар, чыршы бизәкләре балаларга яңа ел могҗизасы бүләк итте.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас