Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 декабрь , 22:00

Әкияти ыгы-зыгы 2.0

Бүген, 23 декабрь көнне, Яңа ел алдыннан Борай авылы клубында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Әкияти ыгы-зыгы 2.0» дигән яңа ел тамашасы узды.

Әкияти ыгы-зыгы 2.0
Әкияти ыгы-зыгы 2.0


Балаларны фойеда ук әкият геройлары каршы алды. Алар бергә уйнап, әйлән-бәйлән әйләнделәр.
Якынлашып килүче Яңа ел белән балаларга һәм аларның әти-әниләренә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, аның беренче урынбасары Гемир Нуртдинов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин изге теләкләрен җиткерделәр.Биюләр, музыка, күңел ачулар күп булды. Балалар өчен "Театрум" балалар театр студиясе һәм "АйДаДеТи" балалар театр коллективы "Әкияти ыгы-зыгы 2.0"дип исемләнгән онытылмаслык Яңа ел тамашасын әзерләгәннәр иде. Принцессаның үзсүзлеге әкиятләрнең кирегә әйләнүенә китерә. Төлке артыннан Колобок йөгерә, бүре Кызыл Башлыктан кача, Муха-Цокотуха самавырын сата һәм башка әкият геройлары үзләрен сәер тоталар. Тик Кыш Бабай белән Карсылу гына тылсымнары белән барысын да үз урынына кайтаралар.
Чара азагында Кыш Бабайдан бүләкләр тапшырылды һәм истәлеккә уртак фото ясалды. Балаларның бәйрәм кәефе күтәрелгәнлеге күренеп тора иде.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас