Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 октябрь , 15:07

Гражданлыкка, милләткә, дингә бәйсез рәвештә берләштерә торган корал

Безнең республика мәдәният өлкәсендә башка регионнар һәм илләр белән хезмәттәшлекне актив үстерә, бу тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа идеяләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.  

Гражданлыкка, милләткә, дингә бәйсез рәвештә берләштерә торган корал
Гражданлыкка, милләткә, дингә бәйсез рәвештә берләштерә торган корал

“Хәзерге заманда нәкъ менә мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора, – дип билгеләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Мәдәниятнең чиге юк. Бу – кешеләрне аларның гражданлыгына, милләтенә, диненә бәйсез рәвештә берләштерә торган корал”.

Агымдагы елның февралендә “Аек авыл-2024” проекты кысаларында Борай районы делегациясе Ижауда Удмуртия Республикасы мәдәният министры Владимир Соловьев белән очрашты. Очрашу йомгаклары буенча Удмуртия Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Борай районы хакимияте арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды. Шушы килешү кысаларында 25 октябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә беренче тапкыр А.В. Мамонтов исемендәге Халыклар Дуслыгы орденлы «Италмас» Удмуртия дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт куйды.

Бу танылган коллективның безнең районга икенче килүе. Узган юлы алар Алтаю авылына килгәннәр иде, ә үз чыгышларын алтаюлыларның Сабантуйлар уза торган болынлыкта оештырганнар.

Әлеге чыгышларында да Удмуртия кунаклары борайлыларга үзләренең репертуарындагы иң яхшы номерларын: колоритлы милли җырларын һәм удмурт халкының үзенчәлекле биюләрен күрсәтеп, бар халыкны таң калдырдылар. Шулай итеп ансамбльнең удмурт, рус вокаль-хореографик композицияләре, җырлар һәм биюләр дәртле такмаклар, юмористик бию номерлары белән алмашынып, күңелсезләнергә ирек бирмәде. Программаның һәр номерында кабатланмас милли колорит һәм коллективның үзенчәлеге сизелде.

Район халкы артистларны җылы кабул иттеләр, костюмнарның күз чагылдыра торганлыгын, милли көйләрнең матурлыгын һәм башкаруның хис-кичерешләрен билгеләп үттеләр.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов җылы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясап, кунакларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район халкы да шундый матур чара оештырган өчен район хакимиятенә, аеруча район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка, Удмуртия Республикасы мәдәният министры Владимир Соловьевка, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Владимир Фирстовка һәм, әлбәттә, ансамбль әгъзаларына олы рәхмәтләрен белдерделәр.

– Мәдәни алмашу Башкортстан белән илебезнең башка субъектлары арасындагы элемтәләрне ныгытуда аерым роль уйный. Мәдәният өлкәсендә төрле чаралар уздыру бер-берсенең бай мәдәни мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Иҗат коллективларына һәм сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү милли традицияләрне саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә. Мәдәни диалог бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә, ышанычны ныгыта һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен уңай атмосфера тудыра. Шуңа да республикабызда мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрен яңартуга, аларның матди-техник базасын ныгытуга, халыкның барлык катламнарын мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә, талантлы балаларга ярдәм кулы сузуга, кадрлар потенциалын үстерүгә, күрсәтелүче хезмәтләрнең көндәшлеккә сәләтлелегенә беренчел игътибар бирелә.А.В.Мамонтов исемендәге Халыклар Дуслыгы орденлы «Италмас» Удмуртия дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1936 елда Русиядә һәм чит илләрдә удмурт сәнгатен пропагандалау өчен оештырыла. Аның нигезен удмурт халык җырлары һәм биюләре тәшкил итә. Ансамбль концертларында фин-угор халыклары иҗаты чагылыш таба. Үз тарихында ансамбль дөньяның күп кенә илләрендә була, Русиянең профессиональ халык коллективлары конкурсларында катнаша һәм күп тапкырлар җиңү яулый. Безнең район мәдәният йорты сәхнәсендә “Италмас” ансамбленең тәүге чыгышы да районда чын мәдәни вакыйгага әверелде. Районның төрле авылларыннан килгән тулы тамаша залы артистларны куанып һәм көчле алкышлар белән каршы алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, залда удмуртлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә булды. Телне белмәсәләр дә, алар Удмурт мәдәниятенең бөтен матурлыгын һәм байлыгын күңелләре белән сеңдергәннәр. Сүз уңаеннан, берничә җыр рус телендә яңгырады. Алар арасында патриотик композицияләр дә булды. Мондый чаралар арытаба үсәргә, үз казаныңда гына кайнамаска, тәҗрибә алмашырга һәм яңа идеяләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Димәк, безнең республика дөрес юнәлештә хәрәкәт итә, – диде Рәүфә Галиева исемендәге мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтов.

Автор: Чулпан Губаева
Читайте нас