Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 октябрь , 10:15

Ярминкә уңышлы үтте

Шушы көннәрдә Иске Карагыш мәдәният йортында "Уңыш - 2025" ярминкәсе үткәрелде.

Ярминкә уңышлы үтте
Ярминкә уңышлы үтте

Бу уңыш һәм муллык бәйрәме иде, биредә яшелчәләр, өй эшләнмәләре, кондитер әйберләре, тәм-томнар һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин булды. Ярминкәдә авылның төрле буын вәкилләре катнашты. Чарага килүчеләр төрле ризыклардан һәм тәм-томнардан авыз иттеләр. Биредә шулай ук көзге эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды. Катнашучылар табигый материалдан эшләнгән эшләр һәм көзге бүләкләр тәкъдим иттеләр. Балалар, бераз фантазия күрсәтеп, коры ботаклардан, яфраклардан, күркәләрдән, чикләвекләрдән, орлыклардан, каурыйлардан үзенчәлекле тематик композицияләр иҗат иттеләр, аларның иң яхшылары призер булды. Көзге ярминкә һәм кул эшләре күргәзмәсе бик күп уңай, якты, онытылмаслык хис-кичерешләр алып килде.

Автор: Роза Солтанова, Иске Карагыш авылы.
Читайте нас