Рәфисә апа лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә авыл тормышы белән янып яши. Биредә нинди генә мәдәни чара узмасын, ул аларның уртасында. Язлы-көзле өмәләр оештыру эше дә аңа йөкләтелгән. Бар якка да җитез, кеше белән уртак тел таба белүче Рәфисә Әхмәтсафа кызы авылның хатын-кызлар советы рәисе, сайлау комиссиясе әгъзасы да.
– Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Яшь буынны әхлакый, эстетик һәм физик яктан тәрбияләүдә, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызуда, алар белән милли традицияләрне оештыру мәдәният хезмәткәренең төп бурычы дип саныйм. Хезмәтебез күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле. Ничек кенә булмасын, мин хезмәтемне яраттым, башка һөнәрдә булуны күз алдына да китерә алмый идем. Яшьлегем кире кайтса, ике дә уйламыйча, янә шул мәдәният тармагын сайлар идем. Яраткан хезмәт канәгатьлек бирә, кешене бәхетле итә. Чөнки мин ул мәдәният казанында 40 ел гомеремне кайнаттым һәм үкенмим. Үз хезмәтемне яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкарырга тырыштым. Ул чор эчендә күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр баштан үтмәгән. Шушы гомер эчендә район хакимиятенең һәм мәдәният бүлегенең бик күп дипломнары, мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләндем. Шуларны исәпкә алсак, димәк, гомерем заяга үтмәгән, – дип хәтер йомгагын сүтә Рәфисә Әхмәтсафа кызы.
Рәфисә апа Кәшкәләү авылында Рәйсә һәм Әхмәтсафа Гатауллиннарның күпбалалы гаиләсендә дүртенче сабый булып дөньяга килә. Рәфисә апаларның гаиләләре зур була. Шуңа күрә дә әниләре балаларын хезмәт сөяргә, хезмәт белән гомер итәргә өйрәтеп үстерә. Мәктәп сукмаклары да аның туган авылында уза. Урта белем алгач, авылда китапханәче булып эшкә урнаша. Биредә ул үзен эшсөяр, оештыруга сәләтле икәнен күрсәтә. Шунлыктан инде аны Кәшкәләү мәдәният йортына директор итеп тәгаенлиләр.
– Яңа эш урыныма керү белән биредә һөнәри белемле булу кирәклеген аңлап, Стәрлетамак мәдәният техникумына читтән торып укырга кердем. Аннан режиссер һөнәрен үзләштереп чыктым. Эш дәверемдә бик күп спектакльләр, концертлар оештырдык. Шуның белән тамашачы күңелен дә яуладык. Авылдан-авылга йөреп концерт куюларыбызны хәзер инде сагынып кына искә алабыз. Ә район күләмендә узган бәйгеләрдә, конкурсларда без һәрвакыт призлы урыннар яулый идек, – дип, үзенең эш дәверендә булган хәлләр белән уртаклашты әңгәмәдәшем.
Бар гомерен эшкә багышлаган Рәфисә Әхмәтсафа кызы бүгенге көндә туган авылына тугры калып, туган йорт нигезен бетермичә, утын сүндермичә матур итеп гомер кичерә. Әти-әни йортында туганнары еш кунак. Ул аларның кайтканын көтеп алып, кунак итә. Рәфисә апа кул кушырып утырырга яратмый. Бал кортлары тота, күпләп кош-корт асрый, бакча тутырып төрлесеннән нигъмәтләр үстерә. Йортындагы аллы-гөлле үсеп утыручы чәчәкләр аның эчке дөньясын сурәтләп тора да инде. Рәфисә апа менә шушы чәчәкләр сыман эчкерсез, ачык, гади, ярдәмчел кеше. Шәхси тормыш юлы да аның гел шома гына бармаган. Бик күп югалтулар да, авырлыклар да, кара кайгылар да кичерергә туры килә аңа. Язмыш сынауларын да ул зур сабырлык белән үтә. Һәр аткан таңына сөенеп, исән-имин гомер көзләренә керүенә ул бары тик шатлана гына.