Мәдәният
11 сентябрь 2025, 05:35

Җыр-моң аның тормыш юлдашы

Бәләкәйдән җыр сәнгатен сөеп, үзенең матур чыгышлары белән район халкын инде бүгенге көндә Татарстан тамашачысын моңландыручы Булат Фәнис улы Зыятдиновны күпләребез яхшы белә.

Җыр-моң аның тормыш юлдашыҖыр-моң аның тормыш юлдашы
Җыр-моң аның тормыш юлдашы

Булачак җырчы егетнең балачагы, үсмер еллары табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Иске Карагыш авылында үтә. Шунда башлангыч белемне ала. Гаиләдә ике апасы Римма һәм Рәмилә янында төпчек бала булып үсә.
Булат бик талантлы була. Ул җырлап җибәрдеме, аның йөрәгеннән агылган моң әллә нинди сихри көче белән бөтен булмышыңа тула да, күңел офыкларын киңәйтеп, дөньяда нур чәчеп, гомернең кадерен белеп яшәргә әйди. Шуңа күрә дә ул өченче сыйныфта укыган чагында ук сәхнә йолдызы булып балкый башлый. Аның башкарган җырларын залда утыручылар да дәррәү алкышларга күмеп, җылы кабул итә. Чагу чыгышлар, дулкынланып, сусап утыручы тамашалар аның киләчәктә җырчы булу хыялын елдан-ел күбрәк урын били. Шуңа да туган авылындагы мәктәпне укып бетергәч белем артыннан омтылу аны яраткан һөнәрен тирәнтен өйрәнергә Стәрлетамак агарту училищесына илтә. Ул вакытларда ук инде бәйрәм-кичәләрдә актив катнашып, акрынлап кына, тыйнак кына үз сәләтен, үз моңнарын халыкка бүләк итә башлый. Билгеле инде табигый моңга ия булса да, үзәкләрне өзәрлек итеп җырласа да башка җырчылар кебек эстрадага ияреп китми. Алданмый. Тормышта башка юлны сайлый. Җыр-моңы ташып торган егетне туганнары Түбән Камага алып китәләр. “Туганым, синең моңың, сәләтең бар. Ул беркая да китми. Җырлыйсың килгәндә җырларсың. Әлегә ир кеше өчен киләчәктә ныклы һөнәр иясе булуың кирәк. Ир кешегә, җитмеш төрле һөнәр дә аз” дип үгетләгәч, Булат үзенең тормыш юлын икенче якка борып, туганнарының үгет-нәсыйхәтләрен кире какмыйча, укырга керә.
Уку йортын уңышлы укып бетерә. Соңгы курста практика үткән вакытында Булатның гадилеген, эшсөярлеген, тырышлыгын күргән җитәкчеләр аны “Түбән Кама Центромонтажавтоматика” предприятиесенә эшкә алып калалар. Һәм ул ике дистә елга якын биредә алтынчы разрядлы автоматик контроль, җайга салу һәм идарә итү приборлары һәм аппаратурасы монтажчысы булып намуслы эшләп йөри. Хезмәт юлын әлбәттә, иҗат юлы белән янәш алып бара. Җырга булган мәхәббәтен сүндерми, сүрелдерми яши. Көндезен үзенең һөнәри эше буенча эшләсә, ә кичләрен инде ул Татарстан Республикасы буйлап концертлар белән йөреп, сәхнәдә ял итә, үзенең чыгышлары белән тамашачыларга дәрт өсти. Булат “Җырлы яшьлек”, “Про голос”, “Ләйсән” төркемнәре белән ял концертлары оештыралар. Булатның эчке дөньясын шушы табигый моң белән сугарылган моңлы җырларыннан аңладым. Аның бүгенгесе көндә иҗатын халык бик яратып, зур түземсезлек белән көтеп ала. Радио, матбугат битләрендә, интернет челтәрләрендә бик еш яктыртып торалар. Концертларда, төрле чараларда Булат бер яисә ике генә җыр җырлау белән чикләнә һәм бу тамашачыга җитми дә кала. Аны тагын да сорап алып җырлаталар. Туган авылында куйган концертында исә мәхәббәт, әни, тормыш һ.б. мәңгелек темалар турында популяр җырлар башкарды. Автор башкаручы Венера Нургалиева белән башкарган дуэтлары да күңелләргә үтеп керерлек булды.
Булатның җыр сәнгатенә мәхәббәте бишектән үк салынган. Чөнки аның әтисе Фәнис ага да, әнисе Фәйрүзә ханым да җырлап, авылда, район үзәгендә узган төрле концертларда матур чыгыш ясап йөрүчеләр. Әтисе Фәнис абый җыр белән генә чикләнми, өздереп гармунда уйнап бәйрәмнәрне моңга урый. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты була. Булат та үрнәкле, эшсөючән, сәләтле гаиләдә тәрбия алып үскән егет бит.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас