

Анда Тәтешле, Балтач, Борай, Ярмәкәй, Яңавыл, Калтасы районнары, Нефтекама шәһәре удмурт җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук Удмурт Республикасы, Пермь крае, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре җыелган.
Безнең районны Алтаю авыл клубының «Инвожо» удмурт халык вокаль ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шәрәфетдинова И.Б.) тәкъдим итеп, III дәрәҗә лауреат дипломына ия булалар.
Музыкаль бәйрәмгә өстәп, кунакларга фестивальнең мәдәни программасын тулыландырган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителгән.