Мәдәният
22 август 2025, 09:20

Моңнар кайтты авылга

Һәр авылның, зурмы ул, кечкенәме, үрнәк булырлык, ихтирам һәм хөрмәт казанган кешеләре була. Иске Карагыш авылыннан чыккан шундыйларның берсе – һәвәскәр җырчы, Түбән Кама шәһәрендә һәм тирә-як район халкын матур җырлары белән дәртләндерүче егет Булат Зыятдинов

Моңнар кайтты авылгаМоңнар кайтты авылга
Моңнар кайтты авылга

Инде менә икенче ел рәттән ул Түбән Камадан туган авылы халкына иҗатташ дуслары белән кайтып зур бүләк ясый – концерт куя.
Шушы көннәрдә ул үзенең “Җырлы яшьлек” төркеме белән авыл халкы алдында чыгыш ясап, авылдашларына җыр-бүләк тапшырды. Тирән эчтәлекле концерт программасында заманчаландырылган ретро җырлар да яңгырады.
– Туган ягымда мине бик матур һәм җылы кабул итәләр. Үзем дә рәхәтләнеп чыгыш ясыйм. Таныш йөзләргә карап җырлавы бик җиңел, алар миңа көч-дәрт биреп утыра. Шуңа күрә дулкынлану хисләре концерт башлануга ук юкка чыкты. Үземне балачакка кайткандай хис иттем. Залда сыйныфташларым, укытучыларым, күршеләрем, туганнарым, күрше авыл кунаклары бар иде. Безне санга сугып килгән залда утыручы тамашачыларыма зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Мин генә түгел, төркемемдә эшләүче егет-кызлар да бу концерттан әйтеп бетергесез хис-кичерешләр белән китте. Киләчәктә дә туган ягымда концерт куярмын дип өметләнәм, – ди Булат Зыятдинов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас