Мәдәният
7 август 2025, 14:32

Төзүче көне уңаеннан Борайда матур бәйрәм концерты үтте

Бүген, 7 август көнне, Төзүче көне уңаеннан район мәдәният йортында матур бәйрәм чарасы үтте.

Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев катнашучыларны сәламләп, бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Төзелеш тармагына бәйле хезмәткәрләрне һәм ветераннарны тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Шулай ук Рушан Кадим улы аеруча район колхозара төзелеш оешмасы (РМСО) ветераннарын юбилейлары белән котлап, шушы оешманың тарихы турында сөйләп үтте. Аннары хакимият башлыгы бу өлкәдә күптән түгел башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.

Район артистларының концерт номерлары бәйрәмгә ямь, тамашачыларның күңелләренә җылылык, рухи азык өстәде.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас