

Юбилярны котларга авылдашлары, кайткан кунаклар килгән иде.
Котлау һәм сәламләү сүзләре белән район мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Илгиз Харисов чыгыш ясап, Гөлнара Тимерҗановага яңа концертлар, яңа казанышлар теләде. Авылдашлар һәм шәхсән үз исеменнән Чалкак авыл биләмәсе башлыгы Ришат Нигъмәтҗанов юбилярны чәчкә бәйләме һәм истәлекле бүләк белән котлады, шундый зур концерт оештырганы өчен рәхмәтен белдерде.
Гөлнара Фавил кызын укытучылары, туганнары котлап, җырлар бүләк иттеләр.
Юбилей концерты программасында аның иң популяр җырлары яңгырады, алар, һичшиксез, һәр тамашачының йөрәгендә калды. Чалкаклылар күтәренке кәеф белән таралыштылар.