Ике сәгать барган концерт, бәйрәм кәефен сүндермичә, бер сулышта узды.
Чара программасында коллективның иң яхшы номерлары һәм төрле халыкларның ялкынлы биюләре тәкъдим ителде. Биюләр моңлы җырлар, кашыкчылар чыгышлары белән үрелеп барды. Залда утыручылар әлеге гүзәл мизгелләрне смартфоннары камерасына төшереп бардылар һәм аннары коллектив әгъзаларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Котлау һәм сәләмләү сүзләре белән район мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Илгиз Харисов чыгыш ясап, бию коллективында тәрбияләнүчеләргә яңа биюләр, яңа концертлар, яңа казанышлар теләп, район хакимияте тарафыннан Казанда үтәчәк конкурста катнашу өчен акчалата сертификат бүләк итте. Чара ахырында Зәлия Флит кызы барлык килгән кунакларга, коллективка ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтләр белдерде.