Мәдәният
15 Май 2025, 07:39

«25 елга сузылган очыш!»

14 май көнне район мәдәният йортында «Жасмин» үрнәкле эстрада биюе ансамбленең иҗат эшчәнлегенең 25 еллык юби­ле­е­на багышланган концерт узды.

Бу еллар эчендә коллектив яшь энтузиастлардан алып таланты һәм үзенчәлеге белән тамашачыларның йөрәкләрен яулап алган танылган сәхнә осталарына кадәр юл үтте. Аларның һәр чыгышы – виртуоз хәрәкәтләрдән, моңлы музыкадан һәм күзне чагылдыра торган костюмнардан үрелгән мавыктыргыч спектакль.

Юбилей концерты ансамбль репертуарыннан иң яхшы номерларны, шулай ук яңа, махсус әзерләнгән куелышлар күрү мөмкинлегенә әверелде.

Шулай ук жасминлыларны «Театриум» балалар театр студиясе (җитәкчесе Марат Фазлетдинов) һәм «Жемчужинки» вокаль ансамбле (җитәкчесе Светлана Әхмәтова) чыгышлары белән куәтләп, чарага ямь өстәде.

Чирек гасыр эшләүче коллективны котларга мәртәбәле кунаклар җыелган иде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев «Жасмин» ансамблен юбилей белән котлап, матур теләкләр теләп, район хакимияте тарафыннан Мәскәүдә үтәчәк Халыкара конкурста катнашу өчен акчалата сертификат бүләк итте. Балалар иҗат йорты директоры Филзинә Сәхибгәрәева, ансамбльне мондый зур дата белән кайнар котлап, аларга яңадан-яңа зур уңышларга ирешүне теләде. Шулай ук котлау сүзләре белән район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова чыгыш ясап, Ирина Баһаутдиновага Башкортстан Республикасы хатын-кызлар союзының Мактау грамотасын тапшырды.

Концерт вакытында «Жасмин» ансамбленең чыгарылыш укучыларыннан коллективның әлеге биючеләренә һәм алыштыргысыз җитәкчесенә күп видео котлаулар яңгырады.

Залдагы тамашачылар да сәхнәгә чыгып, коллектив әгъзаларына бер-бер артлы чәчәк бәйләмнәре, татлы күчтәнәчләр бүләк итте.

– 25 ел буена эшебездә барысы да булды: төрле дәрәҗәдәге җиңүләр, бик күп иҗади идеяләрне тормышка ашырдык, әлбәттә, чиксез шатлыклар һәм кыенлыклар да булды. Шушы еллар дәвамында безнең белән булганнарга, аеруча район хакимияте җитәкчелегенә, ата-аналарга, мәдәният йорты, балалар иҗат йорты хезмәткәрләренә һәм бүгенге концертны оештыруда ярдәм күрсәткәннәргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Ирина Фәнзәви кызы.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас