Мәдәният
18 апрель 2025, 11:35

«Халык театры» исемен лаеклы якладылар

Бүген, 18 апрель көнне, Р.Галиева исемендәге район мәдәният йортында районның театр коллективлары үзләренең мактаулы исемнәрен акладылар.

Район мәдәният йортының татар халык театры (режиссеры Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәиф Мансуров) Б.Каһарманованың «Рәхәт! Яки Айгырыңның кабыргасы!» комедиясе буенча эшләнгән спектаклен жюри әгъзаларына тәкдим итте. Радис Солтанов җитәкчелегендәге Борай күп функцияле клубы янында эшләп килүче «Заман» халык театр-студиясе И.Юзеевның «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?» пьессасы буенча лирик комедия күрсәтте.

 

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас