Мәдәният хезмәткәре – һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе иҗат казаны, җыр-моң, шигърият сөючеләрне янәшәсенә туплаучы көч. Биредә чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, әлеге һөнәрнең асылына төшенү, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләп булмый.
Рәүфә Галиева исемендәге район мәдәният йортында ике дистә елга якын тавыш режиссеры булып эшләүче Илфир Дәүләтшинны күпләребез “BLACK RAVEN” төркеме җитәкчесе итеп беләбез.
Илфир Борай авылында тырыш, булдыклы Гөлсинә һәм Илфат Дәүләтшиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гимназиядә урта белем алып, 154 санлы һөнәрчелек училищесында водительгә таныклык ала. Аннары инде 2006 елда район мәдәният йортына тавыш операторы булып эшкә урнаша. Кем соң ул тавыш операторы диярсез. Илфир белән очрашып сөйләшкәч, ул үзенең һөнәренең асылына төшендерде.
– Тавыш операторы ул концертның йөрәге. Мин һәр концерт алдыннан җитди әзерләнәм. Чөнки аппаратларны төзек тоту минем өстә. Төрле хәлләр булырга да мөмкин. Шуңа күрә без бөтен ситуациягә дә әзер булып торабыз. Гөрләп концерт барган җирдән ут сүнеп тә куярга мөмкин, микрофоннар да кинәт кенә эшләми башларга мөмкин. Безнең эш күпкырлы. Мәдәният йортында узган концертларга музыка хәзерләү яки аппаратны төзек тоту гына түгел. Ә районда нинди генә массакүләм чара, концертлар безнең катнашлыкта уза. Концерт яки спектакль тавышын контрольдә тоту бурычы, аудио аспектларын идарә итү. Мин тавыш режиссеры буларак аудио фрагментлар әзерлим, җиһазларны программалаштырам һәм тавыш системасын эшлим, – диде эшенең нечкәлекләрен ачыклап Илфир.
Илфир мәдәният йортына да очраклы гына эшкә урнашмаган. Ул бәләкәйдән сәнгатькә гашыйк булып үсә. Мәктәптә укыган вакытында балалар иҗат йортындагы инструменталь-вокаль ансамбленә йөри. Шунда ул гитарада уйнарга һәм җырларга өйрәнә. Гитарада уйнарга өйрәтүче вокаль ансамбль җитәкчесе Флорид Нуртдиновка зур рәхмәтле.
– Флорид абый безне тәртип-ле булырга өйрәтте. Җыр сәнгате нечкәлекләренә өйрәтте. Уен кораллары серләренә төшендерде. Урамнан килеп кереп кенә гитарда уйнарга өйрәнеп булмый. Һәр кешенең үзендә нинди дә булса сәләт булырга тиеш. Ә ул сәләт һәр кешедә дә бар. Кемдәдер ул ургылып тора, ә кемдәдер төпкелдә, аны бары тик дөрес итеп үстерә белергә кирәк. Шул сәләтне үстерүдә тәҗрибәле педагоглар ярдәме зур була. Безнең очракта Флорид Нуртдинов иде. Аның тырышлыгы белән без сәхнәгә чыктык, – дип сөйләде үзенең беренче чыгышларын исенә алып.
Үсмер чорында инде Виктор Цойның фанатына әйләнеп китә. Аның иҗаты белән кызыксынып җырларын башкара. Тәүдә төркем егетләре белән үзләре өчен генә җырлар башкарсалар, тора-бара сәхнәгә чыгып, үзләренең чыгышлары белән борайлыларны әсир итәләр. Шулай итеп Илфир Илфат улы сәнгатькә тагын да ныграк якынаеп, бөтен җанын-тәнен биреп эшли. Гомумән, Илфир яңалыкка омтылучы кеше. Ул үзенең белемен камилләштереп тора. Мәдәният йортына кереп берничә ел эшләү белән Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый. Бүгенге көндә ул Уфа фән һәм технология дәүләт университеты студенты. Аның күпьеллык намуслы хезмәтен төрле дәрәҗәдә дистәләгән Почет грамотлары дәлилләп тора. Хезмәттәшләре дә аңа карата җылы, дустанә мөнәсәбәттә. Чөнки ул район мәдәният йортында узган концертлар өчен генә җаваплы түгел, ә авыл клубларында да үткән чаралар оештыруда да ярдәм итә.
Илфир үзенең кешелеклелеге һәм гадилеге белән дә башкалардан аерылып тора. Гаиләсе дә аны хөрмәт итә. Тормыш иптәше Ригина, ике улы Денис һәм Алмаз – аның олы таянычлары. Уллары да әтиләре сыман сәнгать сөеп, мәдәниятле булып үсеп киләләр.