Бу шоу–тамаша беренче минутларыннан ук тамашачының барлык игътибарын үзенә җәлеп итте. Җырчылар, биючеләр, музыкантлар барысы да халык күңелен яулау өчен бик тырыштылар.
Кичәдә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев килгән кунакларны котлап, ныклы саулык, иминлек, тынычлык теләде. Махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган райондашыбыз Альберт Касыймовның әнисе Фәйрүзә Ихсан кызы Шакировага улының хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык орденын тапшырды.
Район буенча биналарны, офисларны, оешмаларны иң яхшы бизәү, Борай авыл биләмәсендә "Ишегалдын иң яхшы бизәү" буенча игълан ителгән смотр-конкурсларга йомгак ясалды.
Бәйрәм кичәсе әкияти персонажлар, Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел чыгышлары белән дәвам итте, күңелле уеннар, җырлар,биюләр белән үрелеп барды.