Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 ноябрь 2024, 09:23

Районның яшь таланты сынатмый

Район балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Артур Ялалов укытучысы Эльвира Хәсәнова җитәкчелегендә Уфа шәһәрендә узган башкорт классик музыкасын яшь башкаручыларның «Елкән» ачык телевизион конкурсында II дәрәҗә лауреаты булды.

официальная страница администрации Бураевского района в ВКонтакте
Фото:официальная страница администрации Бураевского района в ВКонтакте

Артур, Айрат Кәри-мовның «Концерт фан-тазиясе» дигән танылган әсәрен башкарып, үзенең югары осталыгын һәм музыкаль телне тирәнтен аңлавын күрсәтеп, жюри һәм тамашачыларның йөрәкләрен яулады.

«Елкән» конкурсына яшь музыкантлардан 111 гариза кабул ителгән, шуларның 44е икенче турга үткән. Алар башкорт композиторлары әсәрләрен дүрт номинациядә башкарганнар.

Артур 12 конкурсант арасында финалга чыгып, башка финалистлар белән бергә «Башкортостан» дәүләт концертлар залында узган зур гала-концертта катнашты. Баш дирижер Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры белән бергә Артур югары дәрәҗәдә башкару һәм артистлык күрсәтте.

Яшь музыкантны югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм алга таба да аңа җиңүләр телибез!

официальная страница администрации Бураевского района в ВКонтакте
Районның яшь таланты сынатмый
Районның яшь таланты сынатмый
Районның яшь таланты сынатмый
Районның яшь таланты сынатмый
Районның яшь таланты сынатмый
Фото:официальная страница администрации Бураевского района в ВКонтакте
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: