Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь , 11:35

Яулыйсы үрләр бар әле

“Инеш” халык вокаль ансамбле 1997 елда төзелә һәм бүгенге көндә күп җыр сәнгатен сөючеләрне олы тормыш юлына бастырып, төрле конкурсларда катнашып, уңышлы эшләп килә. Ул вакытта ансамбль “Яшьлек” исемен йөртә. 2015 елда ансамбль халык исемен ала.

Яулыйсы үрләр бар әле
Яулыйсы үрләр бар әле

1997 елдан алып ансамбль төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннарга ия була. “Йәйгор” балалар һәм үсмерләр республика конкурсында Гран-при яулый. Шулай ук “Язгы тамчы” (“Весенняя капель”) республика конкурсында берничә тапкыр лауреат исеменә ия була. 2016 елда “Чәчкә ат, Башкортстаным!” (“Цвети, мой Башкортстан”) халыкара конкурсында да уңышлы чыгыш ясый. Тагын да “Без бергә” (“Мы вместе”), “Ата-баба җире” (“Земля предков”), “Чәчәкләр уяныр”, Рим Хәсәновның җыр конкурсларында да ансамбль призлы урыннарга чыга. Ансамбль әгъзалары төрлесе төрле тармакта эшләүче булсалар да, аларны җыр сәнгатенә гашыйк булулары берләштерә. Шулай ук район мәктәпләре укучылары да ансамбльгә теләп йөриләр.
Дистә еллар буена ансамбль җитәкчесе булып Илида Мостафина эшли. Ул 32 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган кеше. Шушы елларда аңа ничә вокаль ансамбльләре һәм хор белән эшләргә туры килгәнен ул үзе генә белә. Уфа шәһәрендәге музыка буенча билгеле мәктәп-интернатын тәмамлый, аннан Стәрлетамак башкорт республика культура техникумына укырга керә. Һәрвакыт яңалыкка омтылган, үз өстенә эшләгән җитәкче янә Чиләбе дәүләт сәнгать академиясендә белем ала. Бу юлы инде ул менеджмент һөнәре асылына төшенә. Районның учреждение, оешма хорларын сәхнәгә чыгаруда да Илида Мостафинаның хезмәте зур. Ул намуслы хезмәте өчен үзенең эш дәверендә күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына ия булган.
“Инеш” ансамбленең репертуары бай һәм төрле. Яңа җырлар белән беррәттән борынгылары да башкарыла. Ансамбль тапалып беткән җыр башкармый, яңалык эзли, матур җырлар җырлап, халык күңелен яулый. Нинди генә концерт булмасын, ансамбль сәхнә түрендә. Ә аның җитәкчесе тамаша залында янып-көеп тә, үзенең ансамбле чыгышы өчен горурланып та тора.
Шушы ансамбльдә шөгыль-ләнгән һәм җитәкчеләре эзеннән барган берничә җырчыны да телгә алмый китеп булмас. Гөлназ Гыйльметдинова Әлмәт шәһәрендәге Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлап, бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә хезмәтен куя. Айгөл Вәлиәхмәтова Стәрлетамак башкорт республика культура техникумын тәмамлап, район мәдәният йортында берничә ел хор һәм ансамбль җитәкчесе булып эшли.
“Инеш” районда узган бөтен чараларда уңышлы чыгыш ясый, аны тамашачы яратып кабул итә. Ансамбль әгъзалары ике тавышка гына түгел, хәтта өч, дүрт тавышка да җырлар башкаралар. Аранжировканы Илида ханым үзе эшли. Бүгенге көндә ансамбль составында районның мәдәният һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре тора.
Сәхнәдә чагу чыгышлар ясау өчен, әлбәттә, беренче моңлы тавыш кирәк, ә икенчедә зәвыклы костюм. “Инеш”леләр һәрвакыт матур, заманча чагу костюмнарда чыгыш ясыйлар. Бу эштә аларга мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча идарәлек начальнигы Илгиз Харисов ныклы ярдәм итә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: