Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 октябрь , 15:07

Иҗат күкләрен иңләп...

Бүген, 4 октябрь көнне, Борай район үзәк китапханәсендә “Тамчылар” иҗат оешмасына 50 ел тулу уңаеннан “Иҗат күкләрен иңләп...” дип аталган кичә үтте.

Кичәне “Тамчылар” җитәкчесе Фәнзия Мәкъсүтова алып барды. Ул оешманың тарихы һәм әгъзалары  белән таныштырып үтте.

Кичәгә килгән һәрбер кунак “Тамчылар” белән ничек бәйләнештә булганын сөйләп, үз  иҗатыннан шигырьләр укыдылар. Флүс Шәрифҗанов гармунда уйнап, моңлы итеп җырлап, кичәгә моң өстәде.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: