Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 октябрь , 18:43

Өлкәннәр хөрмәтенә концерт

Бу көннәрдә районыбызда өлкән буын вәкилләрен олылау, аларда бәйрәм рухын, күтәренкелекне арттыру нияте белән күптөрле чаралар узды.

Авылларда өлкәннәр концерт карап, аралашып, бергәләп мул табыннар артында очрашты. 

Район үзәгендә исә, мәдәният йорты, балалар бию ансамбльләре һәм башка иҗат коллективлары, шулай ук, әлбәттә, ветераннарыбыз өлкәннәребез хөрмәтенә матур концерт номерлары күрсәттеләр. 

Район мәдәният йортында узучы бәйрәмгә бертөркем олы яшьтәге райондашларыбыз килде, аларны күреп күңелләр сөенә, барысы да бәйрәмчә матур итеп киенеп-ясанып килгән, алар бәйрәмне аеруча көтә, чөнки бу – аларның көне. Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт, әлбәттә, һәрвакыт булырга тиеш, ә бу көнне аларны аеруча зурлау мәслихәт. 

Биредә аларны беренчеләрдән булып кайнар чыгышы белән район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гемир Нуртдинов тәбрикләде.

Үзләренең юбилей туйларын билгеләп үтүче өлкәннәребез Гемир Хаҗетдин улының кулыннан истәлек бүләкләре кабул итеп алды.

Ихлас котлау сүзләре белән ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов та чыгыш ясады. Ул өлкән яшьтәге райондашларыбызның хезмәт сөючәнлеге, район тормышында актив катнашулары турында сөйләде. Аларның күбесе район, республика күләмендә үткән чараларда катнашып, районыбыз данын яклаганнарын ачыклады. Фирдус Хәбиб улы төрле бәйге, фестиваль, грант программалары буенча уңышларга ирешкәннәрен әйтеп үтеп, тантаналы рәвештә күптән түгел үткән «Мин яратам сине, тормыш!» өлкән буын кешеләренең XIII республика иҗат фестивалендә район мәдәният йортының вокаль һәм баянчылар ветераннар ансамбльләренең I урын яулаганнарын билгеләп, фестивальнең Дипломнарын тапшырды.

Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмыйча, тамашачылар күңелендә бик күп җылы тәэсирләр калдырды. Барысы да проблемалар турында онытып, күңелләре белән ял итеп, уңай эмоцияләр алдылар һәм күтәренке кәефтә, елмаю белән таралышты.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: