Арабызда үзенчәлекле, милли йолаларыбызны үтәүче һәм гасырларга сузылган буын чылбырларын саклаучы гаиләләр бар. “Үткәнен белмәгән гаиләнең киләчәге юк”, дигән девиз белән яши Валыш авылы кызы Эльвира Идиятуллина. Ул бу девизны үзенә яшәү юнәлеше итеп алып, кулланышта булган әйберләрне җыеп, 1959 елны Валыш авылында төзелеп, 1977 елны Миңле авылына күчереп салынган туган йортында тарихи музей булдырган. Күпләр борынгы заман әйберләрен сатса яки әби-бабаларыбызның элекке эш коралларын, башка шундый хуҗалыкта кирәкле әйберләрне чүплеккә ташласа, Идиятуллиннар һәрнәрсәне бөртекләп җыйган, кадерләп саклаган. Аларның күплеге дә сокландыра. Хәтта берничә ел буена эшләп килгән кайбер музейларда да биредәге кыйммәтләрне, хәзинәне күреп булмыйдыр.
Капка алдына килеп туктау белән сихри дөньяга чумасың. Урамда, ишегалдында аллы-гөлле чәчәкләр хуш исен бөрки, чәчәкләр арасына берсеннән-берсе матур таш уенчыклар сыны урнаштырылган. Тал чыбыгыннан үрелгән кәрзин, агачтан эшләнгән эскәмия, бал корты умарталары бирегә килгән һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Барысы да бик гади кебек, әмма һәрнәрсә зәвык белән эшләнгән. Әлеге музейда узган гасырларда яшәгән авыл кешесенең тормышы күрсәтелә. Нәрсә генә юк монда: иске патефон, агачтан ясалган бала бишеге, чигелгән, тегелгән күлмәк-сөлгеләр, әби-бабаларыбыз кулланган эш кораллары, иске язу машинасы, тимер һәм кәгазь акчалар, иске бизмән, сәгать, самавыры, чуен үтек, чабаталар...
Экспонатлар белән элеккечә эшләнгән күтәрмә алдында ук таныша башлыйсын. Эльвираның дәү әтисе Идиятулла карт эшләгән зур он чиләге, Идая зүрнәсенең агач сандыгы буыннан-буынга килгән истәлек булып тора. Риф Идиятуллин үргән чабата, агач гөбе, бидрә, көянтә, чаңгы, чана, йон эрләгеч, орчык һ.б. җиһазлар биредә үз урынын алганнар. Зәлфирә Идиятуллина чиккән ашъяулыклар, тастымал, ыргак белән бәйләгән япкычлар үзләре бер ямь. Айрат һәм Ренат Идиятуллиннарның хәрби формалары, кәрәчин лампалары, басма машинкасы, үтекләр, төрле чор значоклары да бар.
– Туган йортыбызга музей ачам дигәч тә иң беренчеләрдән булып бертуган Айрат, Ренат абыемнар белән беррәттән авылыбыз старостасы Фәрит Хәмидуллин ярдәмгә килде. Бергә җыелышып, киңәшләшеп, тиз арада ремонт та ясап куйдык. Музейны тәртипкә китерү өчен Фәрит ага үз материалларын алып килеп, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, авылда музей булдыру өчен күп көчен салды. Ул әтисе Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Кадим агадан калган агач эшләнмәләрен дә бирегә китерде. Алар арасында агач урындыклар, шкаф, киштәләр, патефон, каска, сугыш чорындагы противогаз, планшет, кабура да бар иде. Менә шулай булган әйберләрне туплап башланган эшебез музейга әверелеп килә, – ди Эльвира.
Әйе, музей ачам диюе генә җиңел шул. Ә аны булдыру өчен оештырырга, борынгы әйберләрне тупларга, аларны тезәргә дә фантазия һәм вакыт кирәк. Ә Эльвира Идиятуллина бу эшкә чын күңелен салып эшли, һич кенә дә көрсенми, булганын тезеп, булмаганын эзләп табып, кырмыска сыман шушы ояга ташый. Эчтәге зәвыклык та аның тырыш хезмәте. Һәр почмакта махсус әйберләр урнаштыру да аның эше.
Төрле төстәге чагу җепләр белән чигелгән кул эшләре почмагы әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, мендәр тышларына чиккәннәр. Егетләргә чиккән кулъяулык бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Шулай ук кызлар үзләренә бирнәне чигеп әзерләгәннәр. Зәлфирә Идиятуллина да күз нурларын салып чиккән кул эшләре шушы музейда үз урынын алган. Биредәге музейда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана. Элеккеге Ваныш авыл биләмәсе башлыгы Ринат Хәмидуллин да кыска гына гомере эчендә үз өлешен кертергә өлгергән. Үзе моңга гашыйк егет гармун белән парта китергән булган.
Музейга килүчеләр буш кул белән килми икән. Фермер Раил Арсланов фотоаппарат, Яңавылдан Гүзәлия Габсаликова татар костюмындагы курчак, Заһир Сафин чут төймәсе, Рәсилә Сафина ыргак белән бәйләнгән мендәр тышы, күршеләр Залена Душниязова җиләк җыя торган бидон, чәйнүк, лейка, сөт сөзгеч, Зикаф Мөгаллимов табагач, кер юуу тактасы, Нефтекамада яшәүче Рәсүл Шәфигуллин мәрхүм әнисе суккан паласны алып килгән.
Истәклекле әйберләрне ничек ташлыйсың инде? Шул әйберләрдә әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең күңел җылысы сакланган бит. Болар күпме еллар кешегә хезмәт иткән.
Әйберләрнең кемнеке, кайдан икәне турында Эльвира рәхәтләнеп сөйләргә әзер. Шулай булмыйча, аларда бит иң кадерле кешеләренең кул җылысы сак-ланган.
Без үзебезнең тарихыбызны онытмаска, тамырларыбызны корытмаска тиеш!
Бирегә музей карарга авылдан гына түгел, ә тирә-як район һәм шәһәрләрдән дә килүчеләр бихисап икән. Күптән түгел генә район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев белән район Советы секретаре Илшат Камалов та бирегә килеп, шулкадәр зур эш башкарганнарына, авыл тарихын саклап калырга тырышуларына рәхмәт белдергәннәр.
– Халкыбызның бик тә гыйбрәтле бер сүзе бар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”. Туган ягыбызның киләчәге матур булсын өчен аның үткәнен бергәләп өйрәник, бергәләп барлыйк. Музейларны саклыйк һәм киләчәк буынны тәрбияләгәндә халкыбызның мирасын үстерик, – ди район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.
Кунакларның һәрберсен Эльвираның әнисе Зәлфирә апа ачык йөз белән каршы алып, чәй эчереп, озатып кала. Безне дә ул музейдагы хәзинәләрнең тарихы белән таныштырды, хуш исле үлән чәе белән сыйлады. “Музейның ишеге ябылып торганы юк. Килсеннәр, күрсеннәр!” – дип елмаеп хушлашты Зәлфирә апа.