Иске Кизгән авылында дөньяга килгән Мәүлия урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре кооператив училищесына укырга керә. Анда ул пешекче һөнәрен үзләштерә һәм хезмәт юлын Борай беренче санлы урта мәктәбендә пешекче булып башлый. Ике дистә елга якын шушы яраткан һөнәре буенча эшләп, балаларны җылы ашлары белән сөендерә. Аннары инде аны язмышы мәдәнияткә алып килә. 2015 елдан башлап костюмнар бүлмәсе мөдире булып хезмәт юлын дәвам итә. Аның бүлмәсенә барып керү белән иң беренче чиратта тәртип һәм пөхтәлек күзгә чалына. Аннары инде рәте белән элгечләргә тезелгән күзнең явын алырдай, шыгырдап торган укалы милли костюмнар тора. Читекләр, туфлиләр, баш киемнәре рәте белән аерым урынга тезелгән. Карап торуга бик ансат вазыйфа кебек костюмер. Юк шул, алай гына түгел икән. Ничәмә-ничә дистә күлмәкләрне һәр концертка әзерләү, юу, үтекләү, тегү, ремонтлау – болар барысы да Мәүлия ханым өстендә. Бер концерт чоры вакытында 10 гына минутка костюмер янында тордым, минем башым әйләнеп чыкты. Берсе – «Мәүлия апа, татар күлмәге», икенчесе – «казах биюенең баш киеме», өченчесе – «билбау» һәм дүртенчесе «күлмәгемнең төймәсе төшкән һәм башка кирәк», – дип, дистәгә якын чыгыш ясаучы кереп чыкты аның янына. Мәүлия ханым сабыр гына барысының да сорап кергән әйберләрен табып, ярдәм итеп тора.
Тормыш иптәше Венер да мәдәният йортының алыштыргысыз эшчесе. Декорацияләрне ремонтлау, электр эшләрен башкару, авыл клубларын төзекләндерче ул.
Мәүлия белән Венер 2014 елдан башлап бергә яшиләр. Венер балта остасы буларак Мәүлиягә өй күтәрергә килә. Ике ялгыз шунда танышып, кавышып куялар. Менә ун ел инде ике тырыш бергә бигрәк матур тормыш кичерәләр. Миңле авылында 12 балалы гаиләдә туган Венер бәләкәйдән бөтен эшкә өйрәнеп, бар якка да өлгер егет булып үсә. Мәктәпне тәмамлау белән элеккеге Киров исемендәге колхозда механизатор булып эшли. Колхоз беткәч инде район үзәгенә эшкә килә. Биш елдан артык «Арсланов» крестьян-фермер хуҗалыгында гөмбә үстерә, буш вакытларында өй күтәрә, 2016 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр район мәдәният йортында эшли. Менә шулай, эштә дә, өйдә дә бергә бу ике уңган